Мөслимлеләр балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе утырышында катнашты
Яңалыклар

Мөслимлеләр балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе утырышында катнашты

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкчелегендә балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе утырышы узды

Утырышта Мөслим районының хокук саклау органнары вәкилләре, мәктәп директорлары һәм район белгечләре катнашты.

Чараның төп темасы – балалар арасында хокук бозуларны кисәтү, аларның иминлеген һәм хокукларын яклау.

Балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларны хокук бозулардан саклау – гаилә, мәктәп, хакимият һәм хокук саклау органнарының уртак бурычы. Бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бару өчен барлык җаваплы структураларның үзара хезмәттәшлеге мөһим.

Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.

 


Нет комментариев