Бүген Татарстанда +12 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә
20 октябрьдә Татарстанда алмашынып торучы болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төньяк-көнчыгыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.
Һава температурасы +7+12 градустан артмаячак.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев