Элемтә гаскәрләре тарихы
Сугыш барганда, хәрбиләр дә бер-берсе белән төрле юллар аша элемтә тотарга тырышкан
Борынгы заманнарда хәбәр бирү юллары
Борынгы заманнарда ук кешеләр куркыныч янавын, дошман якынлашуын төрле юллар белән хәбәр итәргә тырышканнар: учак якканнар, кычкырып, җәядән атып, барабан кагып, мөгездән ясалган быргылар кычкыртып, тавыш чыгарганнар. Сугыш барганда, хәрбиләр дә бер-берсе белән төрле юллар аша элемтә тотарга тырышкан. Элемтә зур роль уйнаган. Үзара хәбәр алмашуның юллары төрле булган. Өйрәтелгән кошларга, этләргә язулар тагып җибәргәннәр, атлар ярдәмендә дә дошман якынлашуы турында хәбәр иткәннәр.
Россия хәрби элемтәсенең башлангычы
Россия хәрби көчләренең элемтә тарихына күз салсак, 1864 елда беренче тапкыр телеграф кулланыла. 1867 елда Россиядә беренче үрнәк хәрби-поход телеграф паркы оештырыла. Аның составында дүрт офицер, кырык солдат һәм 8 Морзе аппараты, 36 чакрым элемтә чыбыгы була.
Кызыл Армия элемтә идарәсе һәм бүгенге гаскәрләр
Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң Революцион Хәрби Совет боерыгы белән Кызыл Армиянең Элемтә идарәсе төзелә.
Хәзер Россия армиясенең Элемтә гаскәрләре дөньяда иң алга киткән элемтә җиһазлары белән тәэмин ителгән. Илебезнең төрле нокталарында урнашкан хәрби оешмалар секунд эчендә бер-берсе белән аралаша, мәгълүмат ала.
Хәрби хезмәт еллары һәм өйрәнгән һөнәр
Мин Элемтә гаскәрләрендә хезмәт иттем. 1974 елның маенда хәрби хезмәткә алынып, “Кәләшләр шәһәре” Ивановода 6 ай уку-өйрәнүдә булдым. Анда безгә элемтә үткәргечләрнең маркалары, чыбыкларны ялгау, урнаштыру тәртибен өйрәттеләр. Чыбыкларны төсләре буенча ялгарга, изоляцияләргә өйрәндек. Элемтә чыбыклары кургаш эретеп ябыштырыла, алар 1 мең пар булырга да мөмкин. Соңыннан кургаштан муфта ясала һәм анда чыбыкларны ялгаучының исем-фамилиясе, дата языла. Чыбыклар җиргә күмелә.
Хезмәт тәҗрибәсе һәм бүләкләр
2 ел хезмәт итү дәверендә бик күп элемтә кабельләре, зур көчәнешле үткәргечләр сузарга туры килде. Хәрби хезмәтне бик яхшы үттем дисәм дә хата булмас, анда өйрәнгәннәр педагогик эшчәнлегемдә дә ярдәм итте. Электр эше буенча махсус таныклыгым бар. Үземә бирелгән эшләрне яхшы итеп башкарган, ротада мәдәни эш алып барган өчен миңа 10 көнлек ял да бирделәр.
Юрьев-Польскийдагы командировка
Элемтә урнаштыру өчен күп җирләрдә командировкаларда булырга туры килде. Шуларның берсе – Владимир өлкәсенең Юрьев-Польский шәһәре. Ул Россиянең “Алтын боҗра” шәһәрләренә кергән. Шәһәрне XII-XIII гасырларның соборлары, храмнары уратып алган, алар монда бик күп, 80гә якын. Бөек Ватан сугышы вакытында Совинформбюро хәбәрләрен җиткерүче легендар диктор Юрий Левитан шушы шәһәрдә туып-үскән, Юрьев-Польскийда аңа һәйкәл дә бар. Генерал Петр Багратион шушы шәһәрдә җирләнгән.
Бологое — Бөек Җиңүгә өлеш керткән шәһәр
Элемтә линиясе урнаштыруда катнашкан икенче калам – Тверь өлкәсенең Бологое шәһәре. Ул Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фашистлар өчен мишень булган, чөнки Бологое Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләрен тоташтыручы тимер юл төене булып тора. Бологое Ленинград, Калинин, Төньяк-Көнчыгыш һәм Волхов тимер юлларын бәйли. Бу шәһәр аша бик күп хәрби корал озатыла. Бологое – Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән шәһәр.
Остаз сүзләре: һәр гаскәр үз урынында кирәк
Остазым, легендар укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны, өлкән лейтенант Әзһәр абый Апукаевның “Солдат зимагур түгел” дигән сүзләре истә. Солдат хезмәтен сайлап ала алмый, кая җибәрсәләр, шунда бара. Гаскәрләрнең яхшысы яки начары була алмый. Армия булгач, “Стройбат” та, элемтәчеләр дә, десантчылар да, танкистлар да, моряклар да кирәк. Аларны көчлегә һәм көчсезгә аерырга кирәкми, төрле гаскәрләр бергә булганда гына армия хасил итә. Элемтәсез десантчылар да, моряклар да көчсез, барысы да үз урынында кирәк.
Хәрби элемтәчеләр көне һәм чакыру
20 октябрьдә Россиядә Хәрби элемтәчеләр көне билгеләп үтелә. Хәрби элемтә частьларында хезмәт иткән райондашларны яшьлекләрен, хезмәттәшләрен искә алырга чакырам. Элемтәләр өзелмәсен!
Марс Тимергалиев. Салауз-Мухан.
Фото – «Татар-информ»
Нет комментариев