Юл хаталарны кичерми
Быел җирлегебездә 159 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 4 кеше зыян күрде, 1 кеше якты дөнья белән хушлашты.
Олы юл буйларында кабер ташларын күргәч, йөрәк әллә нәрсә эшләп китә. Шушы урында кемдер җан биргән, димәк..
Исерек егетләр
җавап тотармы?
Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыру – үзе үк җинаять. 24 август төнендә Иске Карамалы авылында булган авария күпләрне тетрәндерде. Еш кына егетләр, кичләрен кызлар белән машинада, күңел ачарга дип, якын-тирә авылларга чыгып китәләр. Үзләре спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, күп вакыт руль артына кызларны утырталар. Аларның исә машина йөртү тәҗрибәсе булмый. Бу очракта да шулай килеп чыга. Егетләр кәефләнеп алгач, кызларның берсе рульгә утырырга мәҗбүр була. Идарәне югалту аркасында, машина әйләнеп каплана. Нәтиҗәдә кызларның берсе җитди имгәнү ала һәм авариядән соң 25 көн үткәч, юл-транспорт һәлакәтендә алган тән җәрәхәтләреннән Яр Чаллы шәһәре хастаханәсендә җан бирә.
– Сарман районы Саклаубаш авылыннан 18 яше яңа гына тулган кыз баланың гомере шулай аяныч өзелде. Пассажирның үлеме өчен аның якын дусты – рульгә утырган 19 яшьлек кыз җавап тотачак. Транспорт чарасын эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен аңа РФ ҖКның 264.3 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу очракта егетләргә бернәрсә дә янамый, чөнки алар исерек килеш руль артына утырмаган. Ләкин шунысы аяныч: егетләр юл-транспорт һәлакәте турында ни тиешле хезмәтләргә хәбәр итмәгән, ни ашыгыч ярдәм чакырмаган! Авария булган урыннан районның ДАИ хезмәткәрләре узып китмәсә, нәрсә буласын күз алдына китерүе дә куркыныч! “Егетләр җирдә үлем белән тартышып яткан кызга ярдәм күрсәтәсе урынга, “без каннан куркабыз”, дип җавап бирделәр. Шундый егетләргә утырып чыгып китү – үзе үк ахмаклык”, – ди районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Эчсәң хәмер –
гәүдәң күмер
Сентябрь урталарында Крәш. Шуран авылы янында янып көлгә әйләнгән “Лада-Приора” машинасы фотосын йөрәге ныклы булганнар гына карый алгандыр. Машинага ут капкан, сәбәбе – исереклек. Фаҗигадә машина эчендәге ике ир-ат та янып беткән. Тикшерүчеләр аларны су буенда эчеп утырганнар, янгын сүнми калган тәмәке төпчеге аркасында килеп чыккан дип фаразлады.
– Ык буендагы әлеге куркыныч хәлне балыкчылар иртәнге сәгатьләрдә күреп ала. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. 1980 нче һәм 1963 нче елгы ир-атлар – Минзәлә районының Маҗын авылыннан. Зуррак яшьтәге ирнең гәүдәсеннән күпмедер өлеше калса да, икенчесенең көлен генә җыеп алдылар. Берсе ис тиеп агуланган. Машина ишеген ачып чыгу белән ул, аңын югалтып, җиргә егылган. 100 метр читтәрәк егылса да, бәлки исән калган булыр иде, – ди Айнур Хәйретдинов. Мәрхүмнәр туганнар булган. 55 яшьлек ир алкогольдән кодлаштырылган, кодлаштыру вакыты чыккач, эчә башлаган. Аның кесә телефоны өйдә калган, тормыш иптәше исә ирен дуслары белән ял итеп йөридер дип уйлаган. Кунарга кайтмаса да, район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итмәгән. Исерек килеш “эләктерсәләр”, машинасын ябып куярлар, дип курыккан хатын бүген ялгызы гомер кичерә.
Шоферларның
була төрлесе...
21 сентябрь көнне кичке сәгать 7ләр тирәсендә Мөслимнең Кооператив урамында булган юл-транспорт һәлакәтен иренмәгән һәркем, кесә телефонына төшереп, интернет челтәре аша дусларына күрсәтергә ашыкты. Ундүртенче модельле “Жигули”дагы кыз юлда барганда тизлекне сакламый һәм руль белән идарәне югалта. Машина, ике чатлы багана уртасыннан чыгып, газ торбаларына һәм берәүләрнең коймасына эленеп кала.
Аның машина алганына бер ай да булмаган, машина йөртү тәҗрибәсе юк дәрәҗәсендә. Алдагы машинаны узып китмәкче булып, ул каршы як юл полосасына чыга. Шунысы сөендерә: шофер үзе дә, автомобильдәге пассажир да җитди имгәнүләр алмаган. “Хәзер йөри белгәне дә, белмәгәне дә руль артына утыра. Кызлар өчен машинада йөрү ниндидер дәрәҗә төсле. Ләкин юл йөрү һәм саклык кагыйдәләрен үтәмәгәндә, машина сезгә гомерлек кайгы-хәсрәт тә китерергә мөмкин. Онытмагыз, юл хаталарны гафу итми”, – ди Айнур Хәйретдинов.
Тизлекне дөрес сайламасаң...
ЮХИДИ хезмәткәрләре октябрь азагыннан ноябрь башына кадәр теркәлгән аварияләрдә бары тик шоферларның ваемсызлыгы гына сәбәпче, ди. 31 октябрь көнне Иске Әлмәт авылы янында әйләнгән җиңел машина эчендәге 1962 елгы ир-ат һәм аның 14 яшьлек кызы авыр тән җәрәхәтләре белән Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатылган.
5 ноябрьдә кичке сәгать 7ләр тирәсендә Иске Карамалы авылы янында тагын бер машина әйләнгән. Авария нәтиҗәсендә машина эчендәге өч кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Ике юл-транспорт һәлакәте дә шоферларның тизлекне һава торышына карап сайламаулары аркасында килеп чыккан, дип фаразлана.
ДАИ хезмәткәре хәбәр итүенчә, Баек кешеләренең икесенең дә хәле яхшыруга таба. Әтисенең кабыргалары сынса да, кызны “күлмәктән туган” дияргә була. Алар могҗиза белән генә исән калган. Юллар аеруча зур игътибар сорый торган сезонга керәбез. Шоферлар җәйге тәгәрмәчләрне кышкыга алыштыру кирәклеген онытмасын иде. Машина артыннан барганда дөрес дистанция саклау, юл кагыйдәләрен үтәү, үзара ихтирамлы булу күп кенә күңелсезлекләрдән саклап калачак.
Юлларда кеше гомерләре өзелмәсен, кемнеңдер хатасы аркасында башкаларга яшь түгәргә туры килмәсен иде. Өйдә сезнең өчен борчылып, сагынып көтүче якыннарыгыз барын онытмагыз!
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев