Гаилә

Бәхет өчен күп кирәкми: 45 ел иңне-иңгә куеп, улны югалткач та сынмаган Әхмәтовлар

Алар гаиләсенең нигезендә кайгырту ята

Бәкәбез авылында гомер итүче Әлфия һәм Ильис Әхмәтовларның гаилә коруларына 45 ел булган. Алар гаиләсенең нигезендә кайгырту ята. 96 яше белән баручы әниләрен һәм сәламәтлекләре чикле энеләрен карауны да үз өсләренә алган Әхмәтовлар турында авыл халкы, горурланып, чын кешеләр шундый була, ди.

– Әлфия апа белән Ильис абый гомер буе Бәкәбез авылына тугры булып калдылар. Шәһәрдә яшәсәләр дә, атна саен ялларда авылга кайтып, Ильис абый – ул, Әлфия апа килен ролендә булып, әниләренә ярдәм итеп, бөтен эшне башкарып китәләр иде. 2013 елда алар авылга бөтенләйгә күченеп кайтты. Үз көчләре белән йорт җиткереп керделәр. Шул вакыттан бирле авылга җан керде дияргә була. Әлфия апа – авыл клубында эшләүче “Оста куллар” түгәрәгенең иң актив әгъзасы. Ул һәр эштә миңа киңәшләр бирә, һәрвакыт Әлфия апаның ярдәмен тоеп эшлим. Сер сандыгы булып яшәүче олы җанлы, тәмле телле авылдашыбыз ул! Ильис абый актив тормыш алып бара. Өмәләрдә катнаша, мәңгелек йортыбызда чистарту эшләрендә башлап йөри. Бәкәбез зиратын карап торуны да үз өстенә алды, – ди Бәкәбез авыл клубы мөдире Гөлназ Зиннәтуллина.

Әлфия апа гомере буе тәрбияче булып эшләгән. “Нәниләр өчен ул остаз гына түгел, балаларны да, өлкәнәрне дә дуслашырга өйрәтергә сәләтле кеше”, – ди Ильис абый, хәләле белән горурланып. Ильис абыйның гомере юлда узган, үзен белә-белгәннән бирле машина йөртүче ул.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел өчен 30 октябрь саныннан укыгыз. 

Фото – Әхмәтовларның гаилә архивыннан. 


Нет комментариев