Казанда «Яңа сезон» Халыкара конкурс-фестивале узды
Конкурста Мөслим балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты
Казанның «SFORZANDO» иҗтимагый хәйрия фонды яшь талантлары зур җиңү яулады! «Яңа сезон» Халыкара конкурс-фестивалендә Ралина Шәрипова һәм Әмирә Хәйдарова II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Кызларның югары башкару осталыгы һәм сәхнәдәге тырышлыгы жюри әгъзаларын битараф калдырмады. Җиңүчеләрнең уңышында укытучылары Филүзә Шәрипованың роле аеруча зур. Аның сабырлыгы, илһамлануы һәм профессиональ ярдәме нәтиҗәсендә укучылар халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясарга әзер булдылар.
Фестивальнең оештыру комитеты педагогның хезмәтен югары бәяләп, аңа Рәхмәт хаты тапшырды.
Фото – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Нет комментариев