Тарихның онытылмас сәхифәләре: Мөслимдә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар
Мәгариф

Тарихның онытылмас сәхифәләре: Мөслимдә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

30 октябрь – Россиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

Бу дата илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгаларны хәтердә яңарту, нахакка гаепләнгән һәм эзәрлекләнгән кешеләрне искә алу көне булып тора.

Әлеге дата уңаеннан 26 октябрьдә үзәкләштерелгән китапханә методисты Зилә Кашапова 8–9 сыйныф укучылары өчен «Көмеш гасырның репрессияләнгән шагыйрьләре» дигән әдәбият дәресе үткәрде.

Очрашу барышында укучылар татар әдәбиятының күренекле вәкилләре Гаяз Исхакый һәм Галимҗан Ибраһимовның тормыш юллары, иҗатлары һәм катлаулы язмышлары белән танышты.

Шулай ук яшьләргә сәяси репрессияләр тарихы, төрмәләр һәм хезмәт лагерьлары, ул елларда кешеләр кичергән авыр сынаулар турында сөйләделәр.

Чара кысаларында «Репрессияләр – халык фаҗигасе» исемле китап күргәзмәсе дә оештырылды.

Мондый очрашулар яшь буынга тарихның ачы сабакларын аңларга, гаделлекнең, кеше хокукларының һәм ирекнең кадерен белергә ярдәм итә.

Тарихны онытырга ярамый. Үткәннәрне хәтердә саклау – киләчәк буыннар алдындагы бурычыбыз.

Фотолар – Мөслим лицееннан.


Нет комментариев