Мөслим районында нәшер ителүче “Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталары берләшә
Әбунә - 2027

Мөслим районында нәшер ителүче “Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталары берләшә

Бу үзгәреш газетаны саклап калу, нәшер итү чыгымнарын киметү максатыннан кертелә

2027 елдан Мөслим районында нәшер ителүче “Авыл утлары” һәм “Сельские огни” газеталары берләшә. Алга таба район газетасы бер басма булып, татар һәм рус телләрендә дөнья күрәчәк. Бу үзгәреш газетаны саклап калу, нәшер итү чыгымнарын киметү максатыннан кертелә.

Газеталар нигә берләшә?

Вакытлы матбугат катлаулы чор кичерә. Кәгазь, типография хезмәтләре, газеталарны почта аша тарату бәяләре арта. Шул ук вакытта вакытлы матбугатка язылучылар саны кимү күзәтелә. Бу исә газета чыгаруның үзкыйммәтенә турыдан-туры тәэсир итә.

Газета бастыру чыгымнары аның тиражына да бәйле. Тираж никадәр зуррак булса, бер данәне бастыру шулкадәр арзанракка төшә. Чөнки басмага әзерләү, типография җиһазларын көйләү һәм башка даими чыгымнар күбрәк сандагы газеталарга бүленә.

Бүгенге көндә рус телендә нәшер ителүче “Сельские огни” газетасының тиражы – нибары 202 данә. Татар телендә чыгучы “Авыл утлары” газетасын 1656 әбунәче алдыра. Ике басманың тиражы арасында аерма 8 тапкырдан артык. Әлеге шартларны исәпкә алып, ике газетаны берләштерү турында карар кабул ителде. Бу адым чыгымнарны оптимальләштерергә һәм районда басма матбугатны саклап калырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

Нинди үзгәрешләр көтә?

2027 елдан район газетасы “Авыл утлары” исеме белән татар һәм рус телләрендә басылачак. Аның төп өлеше 12 биттән торачак: 8 бит – татар телендә һәм 4 бит – рус телендә. Моннан тыш, 4 битле “Атна вакыйгалары” кушымтасы да киләчәк. Шулай итеп, әбунәчеләр атна саен 16 битлек газета алачак.

Яңа форматның өстенлеге шунда: районда яшәүчеләр, кайсы телдә сөйләшүләренә карамастан, бер газетадан үзләренә кирәкле мәгълүматны таба алачак. Татар телле укучылар өчен дә, рус телле рай-ондашларыбыз өчен дә мөһим хәбәрләрне җиткерү мөмкинлеге саклана.

Район газетасының кыйммәте – аның җирле тормышны яктыртуында. Республика һәм ил яңалыкларын төрле мәгълүмат чыганакларыннан белергә мөмкин. Ә менә авылда яңа объект ачылу, күршеңнең хезмәт уңышлары, мәктәп укучысының җиңүләре, якташларыбызның тормыш юлы турында тәфсилле мәгълүматны нәкъ менә район газетасы җиткерә.

Наилә Нәбиева фотосы.


Нет комментариев