ТР Министрлар кабинетының конференцияләр залында журналистлар өчен брифинг узды
Брифингның темасы “2026 елда ТР милек салымнарын түләү” турында иде
Көн тәртибе буенча ТР буенча Федераль салым идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә бүгенге көнгә республика буенча 4 миллиард 800 миллион сумнан артык милек салымы җыелган.
2025 елда республикада 658 берәмлек кыйммәтле машина исәпкә алынган, аларга салым 86 миллион сум тәшкил иткән. Ул шулай ук ассызыклап билгеләп үткәнчә, узган ел эчендә кыйммәтле автомобильләр саны сизелерлек арткан.
Әйтик, 2024 ел нәтиҗәләре буенча мондый машиналар нибары 389 булган. Шулай ук, республикада 43 миллиардер исәпләнә. 10 меңнән артык татарстанлы салым буенча түләүләре 30 меңнән артык җыелу сәбәпле чит илләргә чыга алмый. Марат Сафиуллин шулай ук журналистларның сорауларына җавап бирде.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Нет комментариев