Кыш көйсез булыр кебек
Татарстанда октябрь ахырына кадәр аномаль җылы һәм коры һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге
Синоптиклар республика территориясендә һава температурасының күпьеллык климатик нормалардан 6-8 градуска югарырак булуын билгеләп үтә.
– Киләсе атна уртасына кадәр Татарстанда явым-төшем көтелми. Шул ук вакытта төнге һәм көндезге температура арасында сизелерлек аерма сакланачак. Тыгыз болыт капламы булмау сәбәпле, тәүлекнең караңгы вакытында җир -4 градуска кадәр суыначак. Республиканың көньягында һәм көнчыгышында урыны белән 7 градуска кадәр салкыннар булыр дип фаразлана. Көндез һава температурасы 9-14 градус җылы булачак. Бу көннәрдә көндез һава температурасы 8-13 градус җылы булыр дип көтелә, – ди район метеостанциясе җитәкчесе Илнара Хәмидуллина.
Метеорологик кыш ноябрь ахырында башланыр дип көтелә. Халык синоптиклары кышны каршылыклы булыр дип фаразлый.
– Быел кыш гадәти булмаганча үзгәрүчән һава температурасы һәм явым-төшемнәре белән истә калыр кебек. Җылы көннәр кискен рәвештә салкыннар белән алышыначак. Күзәтүләремнән чыгып, явым-төшем нормадан 30-40 процентка артыграк булыр, дип уйлыйм. Кар катламы да тотрыксыз булырга охшап тора. Мин еш җылытулар һәм кискен үзгәрешләр белән истә калачак дымлы һәм карлы кыш көтәм. Көчле кар явулар һәм бозлавыклар да булачак! – ди Хәкимҗан Гарифуллин.
ТР Гидрометеорология үзәге, район метеостанциясе хезмәткәрләре һәм халык синоптиклары фаразларын бер-берсенә туры килә кебек.
– Кышын һава торышы тотрыклы була алмый. Атна дәвамында һава температурасы 15-20 градуска үзгәрергә мөмкин, дигән фаразлар ишетергә туры килә. Бу йөрәк‑кан тамырлары авырулары белән интегүчеләргә тискәре йогынты ясаячак, – ди район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Аномаль кыш инфраструктура өчен дә куркыныч тудыра. Көчле салкыннар вакытында җылылык челтәрләрендә авария куркынычы арта.
– 2027 елның гыйнвары кышның иң кырыс ае булачак, дип уйлыйбыз. Күпчелек төбәкләрдә һава температурасы нормадан түбән калачак, шул ук вакытта кар күп явачак, моны быел миләшнең күп булуы да дәлилли. Миләш күп булган елны көз озын була дигәннәре дә дөреслеккә туры килде. Карның биеклеге уртача күрсәткечтән артып китәргә, көчле салкыннар кыска вакытлы җылынулар белән алышынырга мөмкин. Бу юлларда бозлавык тудырачак, – ди синоптиклар.
– Октябрь аеның беренче декадасында уртача температура былтыр бер градуска җылырак булган, быел исә нормада. Икенче декадада былтыр 3 градуска җылырак булса, быел 6 градуска җылырак. Өченче декадада һава температурасы узган ел нормадан 4 градуска җылырак дип теркәлгән булса, быел 1 градуска җылырак булды. 2025 елның көзендәге явым-төшемнәр нормада булган. Быел явым-төшемнәр октябрь аеның беренче декадасында гына булып, норманың 30 проценты гына яуган. Кар былтыр 7 декабрьдә яткан, биеклеге ноль сантиметр гына булса да, ятып торган һәм җебемәгән, – ди Илнара Хәмидуллина.
Февральдә Россиянең көньяк төбәкләрендә еш җылынулар һәм яңгырлар көтелә. Мондый һава торышы бозлавык барлыкка килү белән дә куркыныч. Россиянең үзәк өлешендә һәм Идел буенда февраль уртача салкын, карлы һәм буранлы булачак.
Халык синоптигы Хәкимҗан Гарифуллин декабрь нормадан җылырак булыр, дип фаразлый. Гыйнвар – кышның иң салкын ае, ә менә февраль буранлы, явым-төшемле булыр дип көтә.
Нет комментариев