Исәнсеф-Чишмә халкының күптәнге хыялы тормышка ашты
Авылга илтүче 5,2 чакрым юл төзекләндерелде
Бу яңалык авыл халкы өчен зур сөенеч булса да, социаль челтәрләрдә төрле фикерләр уятты. Кемдер рәхмәт сүзләрен җиткерә, кемдер юлның асфальт булмавына ризасызлык белдерә, кайберәүләр бу юлның авылга яңа сулыш өрәчәгенә өметләнә. Халык фикеренә колак салыйк!
– Бу көнне без бер гасыр көттек! Авыл халкы еллар дәвамында шушы юлны яхшыртуны сорады. Юлсызлыктан интегеп, Мөслимнән кайта алмаган чаклар да булды. Исәнсеф-Чишмәгә юл салу авылны бетермәскә бер сәбәп булсын. Мәсьәләне аңлап, безне юллы иткән район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт! Шушы юллардан файдаланып, матур итеп яшәргә язсын. Авылларыбыз матурлансын! Авыл яшәсә, ил яши!
– Менә бит нинди зур шатлык! Куанычыгыз озакка җитсен! Бу юлдан элек үткән бар иде, бик газаплы юллар иде. Менә бит, уртак көч белән булдыргансыз!
– Исәнсеф-Чишмәлеләрнең сөенечләрен ихлас күңелдән уртаклашабыз, үзәктән читтәге бүтән авылларга да игътибар булыр дигән өметтә калабыз.
– Исән-имин йөрегез, еллар имин булсын иде.
– Юл дигән булып, кеше сапоги киеп басып тора, адәм көлкесе инде бу.
– Син туфли киеп бар!
– Авылыма илткән юллар
Таушалган, тузган иде.
Яңгыр яуса үтеп булмый,
Корыда тузан иде.
Исәнсеф-Чишмә авылына бер гасырдан артык көткән юл ачылды. Гомер буе юлсыз интеккән авыл халкы бу юл өчен авыл килене Гөлинә Камаловага, бозны “кузгатып” җибәрүче “Ватаным Татарстан” гәҗите журналисты З. Садыйковага, безнең зарны ишеткән Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнехановка, безнең үтенечне игътибарсыз калдырмаган В. Путин белән барган “Прямая линия”гә, инициатив төркем белән тыгыз элемтәдә торган Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы И. Салиховка, тиз арада финанс ягын җайлаучы Мөслим районы башлыгы А. Хуҗинга, киң итеп, шәп итеп юлны эшләүче “Татавтодор”ның Минзәлә бүлеге җитәкчесе И. Гәрәевкә бик рәхмәтле.
Юллар булгач, авылыма
Җан кереп китәр әле.
Авылкаем, Аллаһ бирсә,
Мең яшькә җитәр әле!
Рәхмәтлебез халык зарын
Ишеткән түрәләргә,
Җанын биреп, бик тырышып,
Артыннан йөргәннәргә.
Юл сорап язган хатларга имзаларын куйган, төрлечә булышып торган, өмәләрдә актив катнашкан, юлны ачу тантанасына акчалата ярдәм иткән авылдашларга бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барыбыз да исән-саулар булып, шушы юллардан куанып йөрергә, асфальт юлларны да күрергә язсын.
Гөлназ Җәлилова әзерләде.
Нет комментариев