Кичә район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды
Анда бүлек һәм оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты
Район башлыгы Альберт Хуҗин узган атналардагы мөһим чараларга анализ ясады һәм бурычлар билгеләде.
Киңәшмә барышында бертөркем райондашыбыз хөрмәтләнде.
Тәбрикләнүчеләр арасында:
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Гыйльмуллина Илмира Гыйлемдар кызына ТР электрон Мактау тактасына кертелү таныклыгы тапшырылды;
- “Таттелеком” җәмгыяте хезмәткәре Галиев Рөстәм Фирдәвес улы ТР электрон Мактау тактасына кертелү таныклыгын алды;
- Түбән Табын авыл җирлеге секретаре Гыйльманова Синара Мөдәрис кызы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
- Баланлы авыл җирлеге секретаре Кашифразова Елена Викторовнага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды;
- «Алдынгылар хәрәкәте»нең Мөслим бүлеге җитәкчесе Кашапова Рәмилә Рафитовна район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Чыгыш ясаучылар:
– Өлкәннәр декадасы кысаларында узган чаралар буенча: Низамов Илгиз Хафиз улы.
– мемориаль комплекста үтүче көзге өмәләр барышы турында: Солтанов Рушат Җәүдәт улы.
Нет комментариев