Үрәзмәт тә юллы булды
Үрәзмәт авылы җирлегендә 350 кеше яши. Шуның 126 – эш яшендә, 54 унсигез яшькә кадәрге балалар. Бер башлангыч мәктәп, ФАП, “Сәйлән” балалар бакчасы, ике клуб, почта бүлекчәсе, бер кибет эшли. Кибет булмаган авылларга автолавкалар белән килеп сәүдә хезмәте күрсәтәләр.