Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үрәзмәт тә юллы булды

Үрәзмәт авылы җирлегендә 350 кеше яши. Шуның 126 – эш яшендә, 54 унсигез яшькә кадәрге балалар. Бер башлангыч мәктәп, ФАП, “Сәйлән” балалар бакчасы, ике клуб, почта бүлекчәсе, бер кибет эшли. Кибет булмаган авылларга автолавкалар белән килеп сәүдә хезмәте күрсәтәләр.

Районның иң ерак почмагында урнашкан Үрәзмәт җирлегендә быел тарихка алтын хәрефләр белән язып кал Тат. Бүләр яклап Үрәзмәт авылына кадәр дырырлык сөенечле вакыйга булды: Федераль программа нигезендә асфальт юл салынды. Асфальт авылның Школьная һәм Колхоз урамнарына да җәелде. Аның гомуми озынлыгы 2 километрга якын. Ул гына да түгел, авыл башындагы күпергә капиталь ремонт та ясалды. “Татавтодор” җәмгыяте Минзәлә филиалы юл төзүчеләренең халыкка бернинди уңайсызлык тудырмавын да әйтергә кирәк. Үрәзмәтлеләр, ничәмә-ничә еллар җелекләренә үткән юл проблемасының хәл ителүе өчен республика һәм ил җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерәләр.

Җирлектә эшли башлаган “Август-Мөслим” агрофирмасы көче белән Үрәзмәт авылыннан Бүләккә әйләнеч юл салынды. Бу урам юлларын авыр техникадан сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Авылларда үзара салым программасы нигезендә дә шактый эш башкарылды. Быел җирлектә 320 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелды Хөкүмәт ярдәме белән ул 1 млн 600 мең сумга җитте. “Мост” җәмгыяте көче белән Үрәзмәттә 500 – метр, Бүләктә – 1100, Сикияда – 500, Чишмәдә 100 метр арада юллар ремонтланды. Әлеге эшләр өчен 720 мең сум акча тотылды. Клуб каршында 70 мең сумга парковка ясалды. Юлларны грейдарлау һәм кышын кардан арындыру өчен 70 мең сум акча бүленде. “Фирман” җәмгыяте егетләре белән тормыш өчен куркыныч тудыручы карт агачларны кисү оештырылды. Бу эш өчен 100 мең сум салым акчасы тоттык. Үз көчебез белән Сикия һәм Бүләк авылларында су линияләрен яңарттык. Бүләктә су насосы да алынды. Урамнарга яктырткыч лампочкалар алу, урамнарны һәм социаль-көнкүреш объектларын чүп үләннәреннән арындыру, Үрәзмәттә янгын сүндерү машинасын тоту өчен дә салым акчасы хисабыннан аерым чыгымнар каралган иде.

Алдагы елларда үзара салым акчасы хисабына урам юлларын төзекләндерү, су линияләрен яңарту планлаштырыла.

Җирлектәге 142 шәхси хуҗалыкта 316 баш мөгезле эре терлек (шуның 155е – савым сыеры, 300гә якын сарык һәм кәҗә, 28 ат) исәпләнә.

Әлфир Закирҗанов,

Үрәзмәт авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев