Иминлек

Өйдән чыкканда утны сүндерергә онытмагыз: Мөслимдә фаҗигале янгыннан сабак

Тулырак - безнеж видеода

Бурдан кала, уттан калмый, дип белми әйтмәгән борынгылар. Саклык кагыйдәләре төгәл үтәү һәрберебездән төгәллек таләп итә. 24 октябрь көнне төнге сәгать 11дә Мөслим авылындагы шәхси йортта янгын чыкты.

80 квадрат метр мәйданны биләп алган янгынны сүндергәндә, 40 яшьлек хатын-кызның мәете табылды. Янгынның беренчел сәбәбе – электр чыбыкларындагы кыска ялганыш. Бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.

Ел башыннан районда бу – унсигезенче янгын очрагы. Төнгелеккә һәм үзегез өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларын уттан аерырга кирәклекне онытмагыз! Бу хакта белгечләр дә кат-кат искәртеп үтә.

Төзек булмаган электр приборларын, розеткаларны һәм озайткычларны кулланмагыз. Эшләп торган электр җылыткычларын караучысыз калдырмагыз!

Электр челтәренә артык йөкләнеш китерү дә бик куркыныч, берьюлы күп санда көчле электр приборларын кабызмасагыз иде. Электр чыбыкларының торышын даими тикшереп торырга, тузган яки зарарланган чыбыкларны белгеч ярдәмендә генә алыштырырга кирәк.

Төнгә каршы, йокларга ятар алдыннан һәм өйдән чыгып киткәндә, кулланмаган вакытта электр приборларын челтәрдән өзергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы турында балаларыгызга, өлкән яшьтәге туганнарыгызга кат-кат искәртеп торсагыз иде!

Динар Нуретдинов, Лилия Шәймиева, Наилә Нәбиева видеосы.

Лилия Шәймиева фотосы.


Нет комментариев