Яңалыклар

Татарстанда томан, бераз яңгыр һәм 8 градус җылы булыр дип көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 3 ноябрьдә, Татарстанда һава шартларының акрынлап үзгәрүе булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

 

Республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез регионның көнбатышында, Казанны да кертеп, якынлашып килүче атмосфера фронты тәэсирендә бераз яңгырлар ява. Кайбер районнарда, шул исәптән ТР башкаласында да, янә томан төшәчәк.

Шактый салкын төннән соң (-4 градуска кадәр, көнчыгышта һәм көньякта -9 градуска кадәр) көндез һава 3-8 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +4, +6 градуска кадәр).

 


Нет комментариев