Җирлегебезнең киләчәге матур булсын!
2019елда үзара салым акчасы 18 яше тулган һәркемнән 1 мең сум күләмендә җыелачак. Ташламалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм I, II группа инвалидларга, әфган сугышында һәм Чернобыль фаҗигасен бетерүдә катнашучыларга каралган. Аларга үзара салым 500 сум күләмендә билгеләнде.
Йортта нинди кеше яшәгәнен күп очракта аның ихатасына, каралты-курасының төзеклегенә карап та белеп була. Җирлегебездәге ныклы йортларга, төзек биналарга карап, бездә уңган һәм тырыш халык яшәвенә инанасың.
Мөслим һәм Катмыш авылларын берләштерүче Мөслим авыл җирлегендә барлыгы 3326 хуҗалык бар, шуларның 3245е – Мөслим авылында, Катмышта 81 хуҗалык исәпләнә. Җирлектә 9050 кеше гомер кичерә. Шуның 4870е – эш яшендә, 1944е – пенсия яшендә. Унсигез яшькә кадәрге балалар – 2236. Күпфатирлы йортлар саны – 58, аларда барлыгы 1159 фатир исәпләнә.
– Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын һәрдаим контрольдә тотабыз, алар белән аралашып торабыз. Үзара салымның күп өлеше Кооператив урамын төзекләндерү өчен тотылды: урамны яктырту өчен – 1 млн, тротуарлар ясау өчен 5 миллион сумнан артык акча сарыф ителде, – диләр Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетында.
Быел Катмыш авылына су кертү өчен 2,5 миллион сумнан артык акча тотылган. Халык иминлеге проекты нигезендә Мөслимдәге күпфатирлы йортлар ишегалларына һәм җәмәгать урыннарына 152 видеокамера урнаштырылган. Пушкин урамында, “Кояшлы Ык” ял зонасында, Пушкин скверында, “Курай” паркы янәшәсендә барлыгы алты җәмәгать бәдрәфе төзелгән. Шушы көннәрдә бәдрәфләр халыкка хезмәт күрсәтә башлар, дип көтелә. Мөслимне яшелләндерү буенча да бик күп эш башкарылуын әйтергә кирәк. Мөслим зиратында уку, тәһарәтханә бүлмәләре булган, җылытылган,су кертелгән бина төзелеп килә. Бу эш өчен 2 миллион сумга якын акча тотылды. Зиратларны койма белән әйләндереп алу эшләре дә башкарылды. Мәңгелек йортыбызда ел дәвамында чистарту эшләре алып барылды. Бу изге эштә оешма-предприятиеләрдән 2 меңнән артык хезмәткәр, райондашларыбыз, кунакка кайткан якташларыбыз катнашты.
Кече архитектура корылмаларын урнаштыруга да аерым игътибар бирелә. Быел балалар өчен уен мәйданчыклары да алынды. Мөслимдәге Кооператив урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалларында күләмле төзекләндерү эшләре барды. Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк.
Элек машиналар йөргән Пушкин урамы бүген җәяүлеләр өчен бик матур ял урынына әйләнде. Брусчатка түшәлгән үзәк урамда газоннардагы чәчәкләргә кем генә сокланмый үтә икән?! Эскәмияләр, урам яктырткычлары, чүп савытлары, велопарковкалар – барысы да халыкка уңайлыклар тудыру максатында эшләнде. 50 меңнән артык чәчәк кенә үстерелде. Яз һәм көз айларында оешма-предприятие хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары көче белән Мөслим урамнарына 3 меңләп төп агач үсентесе, шул исәптән декоратив агачлар утыртылды.
Ык буенда барган төзекләндерү эшләре өчен дә үзара салым акчасының бер өлеше тотыла. Ык буенда эш киләсе елда да дәвам итәчәк. Биредә төрле чаралар, бәйрәмнәр уздыру өчен махсус урын ясалачак, өстәмә яктырткычлар куелачак. Юллар ремонты, гравий түшәү өчен дә үзара салымның саллы өлеше тотыла. Шушы көннәрдә урамнарны чистарту, җыештыру өчен 6 млн сумлык техника кайту көтелә.
Үз җирлегеңне төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмыйча, әзергә-бәзер яшәргә өйрәнүчеләр дә бар әле. Юллар төзү, су кертү, урамнарны яктырту һәм башка проблемаларны хәл итү өчен һәр төбәк үзе акча табарга тиеш икәнен дә беләбез, югыйсә! Республика программалары һәм жирле бюджет акчалары хисабына гына күләмле эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел.Яшәешебезне яхшы якка үзгәртүдә үзара салым программасының әһәмиятентаныр вакыт җитте. Алдагы елда да әлеге программа мөслимлеләрдә киң яклау табар, дип ышанабыз.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев