Шимбә бакча эшлиме?
Шәһәрдә шимбә группалары эшли иде, Мөслимдә дә андый мөкинлекләр бармы? Нәфисә Галимәрданова.
– Без шәһәрдән күчеп кайттык, балам балалар бакчасына йөри башлады. Шәһәрдә шимбә группалары эшли иде, Мөслимдә дә андый мөкинлекләр бармы?
Нәфисә Галимәрданова.
Әлеге сорауга район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү методисты Рушания Шәрифуллина җавап бирә:
– Мөслимнең “Кояшкай”, “Күбәләк”, “Миләшкәй” балалар бакчаларында шимбә группалары эшли. Иртәнге 7.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр балалар бакчада гадәти режимда тәрбияләнә. Балалар өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев