Югары Табында мәдәният йорты ачылды
Соңгы елларда "Авыл клублары" программасы нигезендә районыбызның мәдәният йортларында ремонт-төзекләндерү эшләре алып барыла. Югары Табын авылы мәдәният йорты да ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Мәдәният йортын ачу тантанасында район Советының аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашты. Югарытабынлыларның шатлыгын уртаклашырга район мәдәният йорты үзешчәннәре дә килде. Сәгатьтән...
Соңгы елларда "Авыл клублары" программасы нигезендә районыбызның мәдәният йортларында ремонт-төзекләндерү эшләре алып барыла. Югары Табын авылы мәдәният йорты да ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Мәдәният йортын ачу тантанасында район Советының аппарат җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашты. Югарытабынлыларның шатлыгын уртаклашырга район мәдәният йорты үзешчәннәре дә килде. Сәгатьтән артык дәвам иткән концертны халык яратып кабул итте. Егет-кызларның моңлы җырлары, дәртле биюләре бәйрәмгә олы бүләк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев