Йолдызлык фестиваленнан ФОТОРЕПОРТАЖ
Яңалыклар

Йолдызлык фестиваленнан ФОТОРЕПОРТАЖ


Йолдызлык республика фестиваленең Мөслимдә узган гала концертында 300 дән артык бала катнашты. Бу көнне мәдәният йортының һәр почмагында балаларның җырлавын күрергә, ишетергә мөмкин иде. Залда әти-әниләре, әби-бабайлар белән шыгрым тулы иде һәр катнашучыны тамашачылар алкышларга күмде. Осталыкларын күрсәткән балалар бу көнне истәлек бүләкләре алды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды


Нет комментариев