Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә
КУЧКАР (21.03 -т 20.04) Яңа әйбер - онытылган иске әйбер,- Шуңа күрә эштәге мәсьәләләрне хәл кылуда инкыйлабка тиң юллар эзләргә кирәкми. Искеләрен эшләп җиткереп, бераз үзгәртеп куйсагыз, бик күпләрнең борынына чиерткәнегезне тоймый да калырсыз! ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Баю, нәрсәләрдер сатып алу өчен уңайлы чор түгел. Шулай ук карьера баскычыннан...
КУЧКАР (21.03 -т 20.04) Яңа әйбер - онытылган иске әйбер,- Шуңа күрә эштәге мәсьәләләрне хәл кылуда инкыйлабка тиң юллар эзләргә кирәкми. Искеләрен эшләп җиткереп, бераз үзгәртеп куйсагыз, бик күпләрнең борынына чиерткәнегезне тоймый да калырсыз!
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Баю, нәрсәләрдер сатып алу өчен уңайлы чор түгел. Шулай ук карьера баскычыннан күтәрелү өчен дә. Сәнгать өлкәсендә ниндидер уңышка өметләнеп була анысы. Ә матди якка килгәндә...
ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) Эшегездә берәүнең ярдәме белән шәп кенә уңышка (карьера ясауга бәйле) ирешерсез. Тик шәхси иминлеккә бәйле мәсьәләләрдә саграк булыгыз. Бигрәк тә - атнаның икенче яртысында.
КЫСЛА (22.06 - 22.07) Вакыт җитмәүдән зарланырга туры килер. Сәбәбеме? Дусларыгыз һәм туганнарыгыз өчен чын мәгънәсендә "коткару хезмәте"нә әйләнүегез.
АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Соңгы яңалыкларны ишеткәч, түбәгез күккә тияр. Гомумән, бу атнада гел шатлыклы хәбәрләр генә килеп торыр. Көтмәгәндә торакка бәйле бәхетлелек очрагы да килеп чыгар.
КЫЗ (24.08 - 22.09) Бу атнада үзегезгә кирәкле бер кеше белән дуслашып китү җае барлыкка килер. Күңелегезне үсендерерлек хәлләр моның белән генә дә бетми әле. Масаерга ярамый, юкса дошманнарыгыз начарлык кылу өчен шуны гына көтә бугай...
ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Гаиләгездә - тынычлык-татулык. Эшегездә килеп чыгу ихтималы булган авырлыкларны онытып тору, ял итү өчен хәзер өегезгә нәкъ менә шундый "һава торышы" кирәк тә. Кредит алу өчен әйбәт чор: сезгә менә дигән шартлар тәкъдим ителәчәк.
ЧАЯН (24.10 - 22.11) Бу атнаны тавышка кермичә генә уздырып җибәрү бик кирәк. Авыргарак туры киләчәк, чөнки тирәгездә- геләр үзегездән артык күпне таләп итәргә мөмкиннәр.
УКЧЫ (23.11 - 21.12) Уяурак булыгыз уңышларыгыздан көнләшеп, кара көеп йөрүчеләрнең "тозак" әзерләүләре бар. Дус-иш-ләрнең киңәшләрен игътибарга алыгыз. Соңыннан аларның, чыннан да, хаклы булуларын аңларсыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01) (I \) Мөһим документларны бик чамалап тутырыгыз: төзәтеп булмастай хаталар җибәрергә мөм- кинсез. Шул ук вакытта гаиләгезгә бәйле бик әйбәт яңалыклардан балаларча сөенерсез.
СУКОЯР (21.01 - 19.02) Алҗыганлыктан, бик тиз ярсып ки- түчәнгә әйләнерсез. Иң мөһиме - якыннарыгыздан ачу алмагыз! Күптәнге дустыгыз белән очрашып күрешү генә сезне бу хәлдән коткарып калачак.
БАЛЫК (20.02 - 20.03) Сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз - уңыш нигезе әнә шул. Шат күңелле, дәрт-дәрманлы булсагыз, эшләрегез дә җырлап барыр. Хезмәт урынында гына түгел, өйдә дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев