Йолдызлар мөслимлеләргә нәрсә вәгъдә итә
25-31 декабрь
КУЧКАР (21.03 - 20.04) Теләсә кайсы мәсьәләдә эчке сиземләвегезгә ышаныгыз - ялгышмассыз. Атна башында акча проблемасын бөтенләй көтелмәгәнчә хәл кылып куярсыз. Гаиләгездә килеп чыккан бер вакыйгага эчкерсез куанырсыз.
V. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04 - 20.05) Өйдәгечә җылы, тыныч атна. Низаг- рәнҗешләр онытылачак, якыннарыгыз гына түгел, хезмәттәшләрегез дә сезне бик кадерле кеше итеп күрәчәк. Тик менә киләчәкнең билгесезлеге генә...
ИГЕЗӘКЛӘР (21.05 - 21.06) ЛуЛ» Мөһим эшләрегезне атна башына билгеләп куегыз, юкса ял көннәренә таба үзегезгә комачаулардай ниндидер каршылыклар килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, бер мәсьәләдә хезмәттәшләрегез белән тынышмау. Тик әлегә нәтиҗә чыгарырга ашыкмагыз - ялгышу куркынычы юк түгел.
КЫСЛА (22.06 - 22.07) Икенең берсен сайлап алырга кирәк чагында сездә югалып калу гадәте бар. Мөмкинлекне кулдан ычкындырасы, шул ук вакытта кемнәрнедер рәнҗетәсе дә килми. Бу атнада да шундый хәл булыр сыман.
АРЫСЛАН (23.07 - 23.08) Кесәгезгә челтерәп акча коелыр. Шул ук вакытта хезмәт урынында үтә дә ашыгыч эшләр килеп чыгар. Шуңа күрә, маңгай тирен чыгарып, бик нык тырышырга, соңга калып эшләргә дә туры килер.
КЫЗ (24.08 - 22.09) Белеп торыгыз: тирәгездә тормышыгызны агулардай көнче кешеләр пәйда булырга мөмкин. Хәер, дусларыгыз шундук аларны үз урыннарына утырту юлларын күрсәтер. Ә менә пәнҗешәмбедән тормышыгызда ап-ак полоса башланыр.
ҮЛЧӘҮ (23.09 - 23.10) Яшен тиз легендә ел азагына якынлашып килгән бер мәлдә, каушамыйча гына, акча мәсьәләсен хәл итеп бетерегез. Шимбә көнне кунаклар килеп төшүен көтегез. Алар авырлык китермәячәк, бәлки бәйрәм алдыннан менә дигән булышчыларыгызга әйләнәчәк (пилмән бөгәчәк, балаларыгызның күңелен күрәчәк).
ЧАЯН (24.10 - 22.11) Атна ахырында әйбә-ә-ә-т керем көтегез! Гомумән, яхшы хәбәрләргә бик бай чор. Тик хезмәттәшегез белән романтик мөнәсәбәтләргә генә юл куймагыз - азагы хәерле булып бетмәскә охшап тора.
УКЧЫ (23.11 - 21.12) Атна буе, тә- вәккәлләргәме-юкмы, дигән сорау борчыр. Рус халкының, тәвәк- кәлләмәсәң шампан эчмисең, ди- гәнрәк гыйбарәсе бу очракта нәкъ менә сезгә туры килеп тора шикелле.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12 - 20.01) Акчалы атна. Тик менә якын дусты- Г гыз белән бераз эләгешеп алу куркынычы гына... Тизрәк татуланышырга тырышыгыз.
СУКОЯР (21.01 - 19.02) Кесәне миллионнар бүлтәйтеп тормаса да, бу тормышта бәхет диңгезендә йөзеп була алуына инанырсыз. Уңышлы атна: дәрәҗәгез күтәрелер, шәп- шәп тәкъдимнәр явар.
БАЛЫК (20.02 - 20.03) Якындагы көннәргә җитди эшләр, мөһим оч- УчУ рашулар планлаштырмагыз. Соңгы вакытларда бик күп эшләдегез. Хәзер сезгә ял кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев