Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәдәният

Әмәкәйнең гармунчы кызы

Озак еллар мәдәният йортында һәм авыл мәктәбендә хезмәт куйган Роза Гайсина бүген дә гармунын ташламый.

Бүген авылларда гармунчылар табу авыр. Заманында авылларда гармунчы егетләр күп була иде. Җәй көннәрендә, сабантуйларда авылның әле бер, әле икенче очыннан гармун тавышы ишетелә иде. Ни кызганыч, татар моңын, авыл рухын саклаучы гармунда уйный белүчеләр хәзер бармак белән генә санарлык.

Әмәкәй авылы бу яктан хаклы рәвештә горурлана ала. Авылда бер-ике генә түгел, ә тулы бер гармунчылар ансамбле бар! Ансамбль төзелүгә дүрт дистә елга якын вакыт үтсә дә, берничә буын гармунчылар алышынса да, ансамбль яши! “Сәйлән” исемен йөртүче ансамбльгә Әмәкәй авылының дистәдән артык гармунчы ир-егете һәм мандолинада уйнаучы ханымнар йөри. “Сәйлән” ансамбле составында юка иңнәренә егетләр белән беррәттән гармун аскан мөлаем ханымны да күрергә була. Ул – озак еллар Әмәкәй мәдәният йортында һәм авыл мәктәбендә хезмәт куйган Роза Гайсина.

Роза ханым – Әлмәт авылы кызы. Аның әнисе яклап туганнары гармунчылар булган. 

– Әнием Хәниянең алты туганы бар һәм шуларның өчесе гармунда уйный иде. Әнкәйнең ике буын туганнары арасында да гармунда уйнаучылар байтак. Икетуган абыебыз Ленар Зарипов – бик оста гармунчы. Әниебез, зур сәхнәләрдә чыгыш ясамаса да, туганнары белән җыелышканда, гармунда уйнап җырларга ярата иде. Бертуган Флүс абыем да бик матур итеп “хромка” гармунында уйный. Соңрак, абыйдан күреп, яңа чыккан җырларны уйный башладым, – дип искә ала Роза Гайсина. 

Роза ханым Алабуга мәдәният училищесының хореография бүлеген тәмамлаган.

– Мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, Алабуга мәдәният училищесына юл тоттым. Гармунчылар әзерләүче бүлеккә укырга керергә теләдем, әмма насыйп булмады. Хореография бүлеген тәмамлагач, Мөслимгә кайттым. Мине Әмәкәй мәдәният йортына хореограф итеп эшкә билгеләделәр. Бик шатланып риза булдым, чөнки Әмәкәй туган авылыма якын. Шулай итеп, авыл мәдәният йортында эшли башладым, – ди ул.

Розаның авылга эшкә кайтуы Әмәкәй мәдәният йорты өчен дә, мәктәп һәм балалар бакчасы өчен дә табыш була. Әмәкәй мәктәбе директоры Хөснулла Хәмидуллин Роза Гайсинаны мәктәпкә эшкә чакыра.

– Мәдәният йортында эшли башлагач, гармунчы кирәклеген аңладым, чөнки ир-егетләрнең кайсы – армиядә, кайсы – эштә. Шуңа, кирәк булгач, үзлегемнән баянда уйнарга өйрәндем. “Хромка”дан соң баянда уйнау башта авыррак булды. Бер өйрәнгәч күнегәсең. Кайчак зур концертлар вакытында сәхнәдә икешәр сәгать басып торырга туры килә. Ун ел авыл мәдәният йортында хезмәт куйганнан соң, Әмәкәй урта мәктәбенә эшкә күчтем, – дип сөйли Роза апа.

Мәктәптә эшли башлагач, балаларны гармунда һәм мандолинада уйнарга өйрәтү теләге белән ансамбль оештыра Роза ханым. 

– Бу түгәрәккә сыйныфлары белән йөрүчеләр булды. Укучылар ансамбльгә йөри башлау белән балаларның әти-әниләре гармуннар һәм мандолиналар сатып алды. Шушы ансамбльдә чыгыш ясаган Инзил Талипов Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлеген тәмамлады. Ул баянда уйный һәм бик матур җырлый. Мандолина һәм гармуннарның кайберләре әле бүген дә Әмәкәй мәктәбендә саклана. Без, ансамбль белән чыгыш ясаганда, аларны бик яратып кулланабыз, – ди Роза ханым.

26 ел балаларга музыка фәнен укыткан, аларны җыр-моң дөньясына алып кереп, милли көйләрне өйрәткән мөгаллимә ул!

– Гармунчылар юк дип кенә балалар җырлаудан туктамый. Дөньяга килгәндә үк бирелүче, буыннан-буынга килүче моң бар бит! Бүген балаларның барысы да диярлек фонограммага җырлый, әзер музыкага кушыла. Әмма күпвакыт җырлаучы балалар я көйгә кушылып китә алмый, я җырлап бетерә алмый, чөнки әзер музыкага тавышлары җитеп бетми. Ә гармунга кушылып җырлаганда алай булмый. Кайбер халык көйләрен хәтта танып та булмый. Гармунга башкарылган көйләр халыкчанлыгын һәм миллилеген саклый, – ди Роза ханым.

Тормыш иптәше Таһир абый белән дә ул Әмәкәйгә эшкә килгәч таныша. Авылга эшкә килгән кызга Таһир абый бер күрүдә гашыйк була һәм бер ел да үтми, өйләнешергә тәкъдим ясый. Үзе гармунда уйнамаса да, ул Роза апаның клубта эшләвенә дә, гармунда уйнавына да каршы килми. Гаилә төзегәч, үзе үк сөйгәненә гармун һәм мандолина алып бирә Таһир абый.

Роза һәм Таһир Гайсиннар бер ул белән кызга гомер бүләк итәләр. Гармунда уйнау сәләте уллары Илдарга да күчкән. Гармунда уйнавы өстенә, әнисе кебек бик матур җырлый да әле Илдар.

Роза апа инде лаеклы ялда. Әмма ул бүген дә еш кына кулына гармун ала. “Сәйлән” ансам-бле белән чыгыш ясарга чакырсалар, бик шатланып сәхнәгә чыга.

– Күңеленә җыр-моң кергән, гармунда уйный белгән кеше бу шөгыленнән беркайчан да туктый алмый. Радиодан яки телевизордан матур көй ишетсәм дә кулыма гармун алам. Җырлау да, гармунда уйнау да күңелгә ял бирә, кәеф күтәрелә, шатлык хисләре уяна. Туган-тумача, якыннарыбыз белән бергә җыелсак, җырлашып утырырга яратабыз. Гармунның, моңның шундый бер сихри көче бар, – ди ул.

Гармунга мәхәббәт каннан киләдер. Авылларда гармунчылар юк дип борчылсак та, өмет утын сүндермик әле. Роза апа кебек, Әмәкәй авылындагы кебек гармунчылар исән-сау булганда, буыннар чылбыры өзелмәс! Бүген аларның юлларын ул-кызлары дәвам итсә, киләчәктә онык һәм оныкчыклары да сәхнәгә чыгар.

Фото – Р. Гайсинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев