Мөслим районы территориясендә 30 сайлау участогы эшли
Сайлаулар

Мөслим районы территориясендә 30 сайлау участогы эшли

Аларның 5се Мөслим районы үзәгендә урнашкан

Тавыш бирү башлану вакытына район буенча 14564 сайлаучы теркәлде. Иртәнге 10.00 сәгатькә 1205 сайлаучы тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 8.3 процентын тәшкил итә.

Тавыш бирүнең барышын Иҗтимагый палата һәм партияләр тарафыннан тәкъдим ителгән күзәтүчеләр күзәтә. Сайлау участокларында полиция хезмәткәрләре кизү тора.

Фәридә Гайнетдинова.


Нет комментариев