Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау дәвам итә
Сайлаулар

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау дәвам итә

Бүген – сайлауларның өченче көне

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматка караганда, бүген 10.00 сәгатькә барлык сайлаучыларның 83,28 проценты тавыш биргән.

Сайлау участокларында татарча җырлар яңгырый. Күпчелек сайлауларга гаиләләре белән килә. Тавыш биргәннән соң, сайлау участогы каршында фотога төшеп, “Бөтен гаилә белән сайлауларга!” фотоконкурсында катнашучылар күп.

Римма Афзалова.


Нет комментариев