Баланлы авыл җирлегендә сайлаулар актив бара
Баланлы авылы мәдәният йорты бинасында урнашкан 1991 санлы сайлау участогына Баланлы һәм Чия-Түбә авыллары керә
Баланлы авылы мәдәният йорты бинасында урнашкан 1991 санлы сайлау участогына Баланлы һәм Чия-Түбә авыллары керә. Сайлаулар башлану вакытына участок буенча 195 сайлаучы теркәлгән. Кичке 17.00 сәгатькә 174 сайлаучы тавыш биргән.
-Авылдашларыбыз сайлауларда һәрвакыт актив катнашалар, бердәм булып сайлауларга киләләр. Бу сайлауларда да алар бик актив катнашалар. Шулай ук бүген авылыбызның иң өлкән сайлаучысы Әссәр ага Нигъмәтуллин үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Без аны юбилее белән котласак, Әссәр ага ил-көннәребез тыныч, тормышыбыз матур булсын дип үзенең тавышын бирде. Участокта 9 яшь сайлаучыбыз да бар иде, алар да участокка килеп беренче тапкыр үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр. Яшь сайлаучыларга да истәлек бүләкләре тапшырдык. Тавыш бирү тыныч дәвам итә. Комиссия членнары да тырышып һәм закон кысаларында бик төгәл эшләделәр, рәхмәт аларга, - дип хәбәр итә 1991 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Рүзилә Мәгалимова.
Рүзилә Мәгалимова фотолары.
Нет комментариев