Сайлауларда тавыш бирү дәвам итә
12.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, район сайлаучыларының 87 проценты тавыш биргән.
РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча тавыш бирү дәвам итә. Районның барлык сайлау участокларында да сайлаучылар активлык күрсәтә. Бүген, 12.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, район сайлаучыларының 87 проценты тавыш биргән.
Метрәй авылындагы күпфункцияле үзәк бинасында урнашкан 2001 нче санлы сайлау участогында да тавыш бирү иртәдән үк җанлы бара. Сайлаулар башланганда биредә барлыгы 474 сайлаучы теркәлгән. 20 сентябрьдә сәгать 12.00гә аларның 429ы үз тавышын биргән.
Сайлау участогында сайлаучылар өчен барлык шартлар да тудырылган. Тавыш бирү барышын полиция хезмәткәре саклый, иҗтимагый палата һәм сәяси партияләр тарафыннан тәкъдим ителгән күзәтүчеләр дә эшли.
– Авылдашларыбыз сайлауларда актив катнаша. Сайлаучыларның кәефе яхшы. Һәркем матур киләчәк өчен тавыш бирә. Тавыш бирүнең беренче көнендә теләге булган сайлаучыларга гриппка каршы вакцина да ясалды, – дип сөйләде 2001 нче санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Гүзәлия Шакирова.
Фәридә Гайнетдинова.
Гүзәлия Шакирова фотолары.
Нет комментариев