Рус Шуганда сайлау участогында да тавыш бирү дәвам итә
Тавыш бирү башлану вакытына сайлау участогында 399 сайлаучы теркәлгән
– Әлегә 330 сайлаучы тавыш бирде. Сайлау участоклары 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Кичкә кадәр калган сайлаучылар да килеп, тавыш бирер, дип көтәбез. Авылдашларыбызның күбесе тавыш бирергә гаиләләре белән килә. Сайлау участогында гриппка каршы вакцинация дә ясатырга була. Сайлаучыларның кәефе күтәренке, – ди 2014 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Александра Лобанова.
Фәридә Гайнетдинова. Александра Лобанова фотолары.
Нет комментариев