Баек авыл җирлеге участогында сайлу актив бара
Участок Баек, Горбуновка, Сәфәр һәм Дусай авылларын үз эченә ала
Баек авыл җирлегендә 1993 санлы участок сайлау комиссиясе эшли. Участок Баек, Горбуновка, Сәфәр һәм Дусай авылларын үз эченә ала. Участок Баек авылы мәдәният йортында урнашкан. Сайлаулар башлану вакытына 377 сайлаучы теркәлгән. Көндезге 12.00 сәгатькә 235 сайлаучы тавыш биргән. Бу барлык сайлаучыларның 62,3 проценты. Биредә Баек авыл җирлегенең вәкиллекле органына депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар уза. Авыл җирлегенә депут сайлау буенча тавыш бирү 1 санлы Сәфәр бер мандатлы сайлау округы буенча үтә.
– Авылдашларыбыз бик актив булып тавыш бирергә киләләр. Һәркем үзенең гражданлык бурычын намус белән үтәп тавыш бирергә ашыга. Авылыбызның иң өлкән кешесе, Баек авылында яшәүче 93 яшьлек Гайнелҗинан Нуриева тавыш бирергә үзе килде. Әле миңа 93 кенә яшь, тавыш бирергә дә йөгереп кенә килеп китим дидем. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Барлык депутатларга хәерле эшләр телим, - дип матур теләкләрен дә җиткерде Гайнелҗинан апа, - дип хәбәр итә 1993 санлы участок сайлау комиссиясе рәисе Флүсә Гәрәева.
Флүсә Гараева фотолары.
Нет комментариев