1986 санлы сайлау участогында иртәдән үк яшьләр тавыш бирә
Иртәдән үк бирегә яшь укытучылар, спортчылар, яшь гаиләләр килә
Сайлауларда беренче тапкыр катнашучыларга бүләкләр дә әзерләгәннәр.
– Минем өчен сайлауларда катнашу ул – киләчәкне сайлау мөмкинлеге. Сайлауга бармасам, минем фикерем, тавышым исәпкә алынмаячак. Шулай да минем катнашымнан башка нинди дә булса карар барыбер кабул ителәчәк. Сайлуларда катнашу ул – җәмгыять тормышын контрольдә тоту мөмкинлеге, – ди Эльза Галимәрданова.
Яшьләрнең сайлауларда актив катнашуы игътибарга лаек. Алар арасында тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашучылар да бар. Беренче сайлау тәҗрибәсен истәлекле итү өчен, сайлау участогы аларга бүләкләр дә әзерләгән.
Участокта сайлаучылар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Биредә медицина хезмәткәрләре дә эшли. Алар теләге булган кешеләрнең кан басымын үлчи, шулай ук гриппка каршы вакцина ясый.
1986 санлы сайлау участогында бәйрәм рухы хакимлек итүен дә әйтергә кирәк. Әлеге сайлау участогында эшләүче полиция хезмәткәре Гөлгенә Мирзаянованың бүген туган көне. Участок сайлау комиссиясе рәисе Гөлнур Фазлыева Гөлгенә ханымны туган көне белән котлап, чәчәкләр бүләк итте. Комиссия әгъзалары да матур теләкләрен җиткерде.
Нет комментариев