Крәш. Шуран мәдәният йортында урнашкан 1999 санлы сайлау участогы үз эшен алып бара
Крәш. Шуран җирлегенә кергән 3 милләт халкы үзләренең гражданлык бурычын үтәргә дип сайлауларга актив төстә киләләр
"Бәйрәмнәрдә генә түгел, ә монда да безнең тату халык киләчәк буыннар хакына, илебезнең, авылыбызның бердәмлеген саклап калырга дип үз тавышларын бирделәр.
Сайлаучылар арасында үз гомерләрендә беренче булып тавыш бирүдә катнашучылар да бар.
Бюллетеньне беренче алу, беренче сайлау, сайлау урнасы янында беренче момент — мондый вакыйгалар озакка истә кала.Күркәм традиция буенча-игътибар, истәлекле бүләк һәм истәлеккә фотография.
Шунда ук сайлаучыларыбыз сәламәтлекләрен кайгыртып гриппка каршы прививка да ясатып китәләр.
Илебездә тынычлык урнашып , кайгы-хәсрәтләр күрмичә яшәргә язсын барыбызга да!" - дип хәбәр итәләр Крәш. Шураннан.
Фото - Крәш. Шуран мәдәният йортыннан.
Нет комментариев