Кинарскийлар гаиләсе дә балалар белән сайлауга килде
Сайлаулар

Кинарскийлар гаиләсе дә балалар белән сайлауга килде

Мөслимнән Светлана һәм Феликс Кинарскийлар 9 балага гомер бүләк иткән

Балаларның икесе гаиләле. Оныклары да бар. Светлана һәм Феликс тавыш бирергә балалары белән килде. “Күреп үссеннәр”, – ди әти-әни.

Күпбалалы ана буларак Светлананың фотосы быел районның Мактау тактасына да куелды. Балалары да әти-әниләре кебек тырыш, эшчән.

“Бөтен эшне бергәләп башкарабыз. Бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез”, – ди Светлана. Феликс өчен бу яллар аеруча истәлекле. Мөслим урманчылыгында хезмәт куючы райондашыбыз һөнәри бәйрәмен – Урманчылар көнен билгеләп үтә.

Күпбалалы гаиләләрдә балалар тормышка әзер булып, чыныгып үсә, ә ата-аналар, олыгайгач, хөрмәт һәм ярдәм күрә. Мондый гаиләләр – җәмгыятьнең нигезе, милләтнең киләчәге. Алар телне, гореф-гадәтләрне, милли традицияләрне саклый һәм киләсе буынга тапшыра.

Римма Афзалова видеосы.


Нет комментариев