Реклама
Яңалыклар
Әйдә, бие, бие әле! Идәннәре селкенсен!
Барыбызның да онытылып биегәне, шул ук вакытта төрле чараларда оста биючеләрнең бөтерчек кебек бөтерелеп биюен күргәне бар. Биюченең гәүдә- сыны да башкаларныкыннан аерылып тора. Биючеләр урамнан атлап бармый, йөзеп килә төсле. Биюне һөнәр итеп сайлаучылар да бар.
– Минем өчен бию ул – хисләрне чагылдыру билгесе. Кечкенәдән сыгылмалы гәүдәле кызларга, төз егетләргә соклана идем. Берәүләр биюгә зифа гәүдәгә кызыгып кереп китә, икенчеләрнең үзләрен танытасы килә. Минем өчен бию һәрвакыт яшәү мәгънәсе булды, – ди “Мизгел” бию ансамбле җитәкчесе Ксения Нәбиева.
Ксения Нәбиева биш яшеннән Чувашия республикасының Кызыл Армия авылындагы “Яшьлек” халык бию ансамблендә шөгыльләнә һәм, хыялын тормышка ашырып, талантлы биючегә әйләнә.
“Мизгел” бию ансамбленә нигез 2017 елда салынган. Ансамбльдә 12-14 яшьлек унөч егет һәм унөч кыз шөгыльләнә. Биш ел эчендә ансамбль “Созвездие – Йолдызлык” эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале, “Сандугач сайрар илем” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивале, “Безнең йорт – Татарстан” республика этномәдәни фестивале, “Чулпан” халык хореография сәнгате фестивале кебек чараларда катнашты һәм лауреат булды. 2018 елда ансамбль “Без бергә” республика халык иҗаты балалар сәнгате фестивалендә гран- прига ия булды. 2020 һәм 2021 елларда ансамбль “Созвездие – Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең гала-концертында катнашты һәм икенче-өченче дәрәҗә дипломнарга лаек булды. Районда бер генә концерт, бер генә чара да “Мизгел” бию ансамбленнән башка узмый. 2021 ел нәтиҗәләре буенча ансамбльгә “Мөслим йолдызы” исеме бирелде.
Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында эшләүче “Түбәтәй” бию ансамбле дә тамашачы мәхәббәтен яулап өлгерде. 2021 елда Ксения Нәбиева белән Ләйсән Исламова нигез салган ансамбль өлкән, кече һәм әзерлек төркемнәреннән тора. Өч төркемдә 5 яшьтән 10 яшькә кадәрге 65 бала шөгыльләнә.
– Ансамбльнең өлкән составы конкурсларда, фестивальләрдә, район концертларында актив катнаша. 2022 елда төркем “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә катнашты һәм хореография номинациясендә дебют өчен дипломга ия булды. “Түбәтәй” бию ансамбленең кече һәм әзерлек төркемнәре “Яшь бөреләр” район бәйгесендә беренче тапкыр катнашуларына карамастан, беренче урынны яулады. Кечкенәләр безне энергия, уңышлары, яхшы чыгышлары белән рухландырып тора, – ди ансамбль җитәкчесе Ләйсән Исламова.
2012 елда район мәдәният йорты каршында оешкан “Ык буйлары” халык җыр һәм бию ансамблен райондашларыбыз аеруча үз итә. Бию һәм җыр сәнгате түгәрәкләрендә шөгыльләнгән яшьләрдән тупланган ансамбльнең җитәкчесе – ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ирек Салихҗанов.
Татар халкының җыр-биюләрен генә түгел, гореф-гадәтләрен саклау максатында оештырылган ансамбль репертуарындагы җыр-биюләр һәрвакыт актуаль.
– Районда гына түгел, республикада узган бик күп мәдәни чаралар бизәге дә алар. Ансамбль “Безнең йорт – Татарстан”, “Безнең заман”, Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальләрдә, “Әпипә” халыкара бию фестивалендә дәрәҗәле урыннар яулады. Региональ сабантуйларда, конкурсларда махсус кунак буларак та чыгыш ясыйлар. Коллектив күпкырлы иҗади программасы белән тамашачыга онытылмаслык матур мизгелләр бүләк итә, – ди район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Гәрәева.
“Тукай бизәкләре” бию ансамбле, исеменнән үк күренгәнчә, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучыларыннан тупланган. Ансамбль 2018 елның сентябрендә оешкан. Җитәкчесе – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган Ольга Нуруллина. Егерме егет һәм егерме кыздан торган ансамбль – районкүләм чараларның кабатланмас бизәге. Төрле дәрәҗәдәге конкурс- фестивальләрдә һәрдаим осталыкларын чарлый торгач, җиңүләре дә аз түгел.
2019 елда “Без бергә” республикакүләм халык иҗаты фестивалендә – беренче дәрәҗә лауреат, “Сандугач сайрар илем” фестивалендә икенче урынны алдылар. “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә матур уңышлары бар. 2020 елда – икенче урынны, быел, “Уникс” концертлар залында узган гала-концертта чыгыш ясап, өченче урынны яулады. 2021 елдан балалар Мөслим сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә шөгыльләнә. Халык һәм эстрада биюләренә өстенлек бирүче “Тукай бизәкләре” алга таба да сынатмас, шәт.
“Мөслим йолдызчыклары” бию ансамбле 2017 елда район мәдәният йорты базасында оеша. Ләйсән Исламова җитәкчелегендәге ансамбльдә унбиш егет һәм унсигез кыз шөгыльләнә.
– Үз стиле булган йолдызчыклар тамашачы мәхәббәтен бик тиз яулады. Чыгышлары белән районкүләм чараларны бизиләр һәм төрле конкурс- фестивальләрдә дә уңышлары белән сөендерәләр. 2019 елда ансамбль, “Пирамида” күңел ачу үзәгендә “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең гала-концертында чыгыш ясап, махсус бүләккә лаек булды. Яңалыкка омтылучы “Мөслим йолдызчыклары” ансамбленә уңышлар насыйп булсын, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Илзир Мадьяров.
“Асса” бию төркеме Индира Тимкина җитәкчелегендә 2017 елдан бирле эшли. Ансамбль – Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль лауреаты. “Сандугач сайрар илем” төбәкара фестивале, “Без бергә” республикакүләм халык иҗаты фестивале, “Созвездие – Йолдызлык” фестивале, “Каюлы читек” сюжетлы биюләр фестивалендә күп тапкыр дәрәҗәле урыннар алды ул. “Сәләт” проекты кысаларында уздырылучы Биләр форумында лауреат исеме белән бүләкләнде. Индира Тимкина “Хәзинә” бию театрын да җитәкли. Ул 2021 елда оешкан. Бу ансамбльдә 44 бала бию сәнгате серләрен өйрәнә.
Булат Солтанов җитәкләгән “Очкыннар” бию ансамбле район сәнгать мәктәбе базасында эшли. Булатның кул астында 8-12 яшьлек 39 бала шөгыльләнә. Ансамбль – бик күп район конкурслары җиңүчесе, “Моңлы Ык” фестивале дипломанты.
Бию көне төрле милләт вәкилләрен дуслаштыруны максат итеп куя. Бию теле максатына ирешә кебек. Бу төр сәнгатьне үз итүчеләрнең барысын берләштерә, бербөтен итә.
Лилия Шәймиева.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев