Мөслимдә “Аек шофер” операциясе үтә
16-29 октябрь көннәрендә республикада “Аек шофер” операциясе үтә
16-29 октябрь көннәрендә республикада “Аек шофер” операциясе үтә. “Рейдлар вакытында алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыручыларга еш тап булабыз. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөртүчеләр арасында хатын-кызларның да булуы аяныч. Узган атнада – 3 (ел башыннан – 43) шоферга административ беркетмәләр тутырылды. 43 шоферның бишесе – хатын-кызлар. Шуларның берсе эчкән килеш кабат эләкте. Руль артында эчеп, күңел ачып йөрү юньлегә илтми. Бу райондашларыбызга 1,5-3 ел җәяү йөрергә туры киләчәк. Рейдлар гадәттән тыш тәртиптә район үзәгендә һәм авылларда да уздырылачак”, – дип хәбәр итә районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Лилия Шәймиева фотосы.
Нет комментариев