Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әйдә, бахбай! (Фотолар)

Бүген авылларда атлар бетте диярлек. Шулай да, “Аргамак” ат спорты комплексы төзелә башлагач, вәзгыять әзме-күпме үзгәрде. Бүген биредә тәрбияләнгән атлар, төрле ярыш-бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар, комплекс үзе дә көннән-көн үсә, киңәя бара.

– Быел комплекста шактый эш башкарылды. Сул як янкорма төзелеше төгәлләнеп килә. Биредә идән җәясе, ишекләр куясы калды, – ди ат спорты комплексы директоры Фазаел Вәлиев. – Бүлмәләр дә ясалып бетәр, дип ышанам. Балаларга шөгыльләнү өчен класслар, душ бүлмәләре, атлар өчен коену һәм сауна эшләнә. Киенү-чишенү, ветеринар һәм тренер өчен дә бүлмәләр бар биредә. Балаларга уңайлы булсын өчен алар шөгыльләнә торган атларны да шушы ук янкормага урнаштырдык. Килгән кунакларга куну өчен аерым бүлмәләр булачак. Ә чабышкы һәм юртаклар икенче янкормада урын алдылар. 
“Аргамак” ат спорты комплексы бүген чын-чынлап мәһабәт бинага әверелеп бара. Комплекс территориясендә атларны әзерләү өчен өч мәйдан булдырылган. Аларның берсе – ябулы, калган икесе – ачык мәйданчыклар. Яңа сабантуй мәйданында атлар өчен 900 метр озынлыкта йөгерү юлы ясалган. Киләсе елда ат чабышлары нәкъ менә шушында узачак. Ә бүген монда чабышкы һәм юртаклар өчен тренировкалар үткәрелә. Бүген комплекста 16 ат тәрбияләнә, балалар өчен Ферман кушаматлы ишәк һәм пони да бар биредә. Күп ярышлар җиңүчесе Гамлет та без килгәндә мәйданчыкта йөри иде. Шунысы да мәгълүм булсын: атка исем кушуның үз кагыйдәләре бар икән. Кушаматның беренче хәрефе әнисе кушаматының беренче хәрефе белән тәңгәл булырга тиеш. Ат кушаматына әтисенең дә бер яисә ике хәрефе керү шарт. 
– Төрле җирләрдә дүрт ярышта катнаштык һәм матур нәтиҗәләр белән кайттык, – ди Фазаел абый. – Июль азагында Әлмәт шәһәрендә нефтьчеләр призына узачак ярышка әзерләнәбез. 30 августта узачак Республика көненә багышланган ярышларга да чакыру алдык. Ходай насыйп итеп, алдагы ярышларда да яхшы нәтиҗәләргә ирешербез, дип уйлыйм. 
Быел “Фаиза” җитештерү кооперативы җитәкчесе Фаит Шәймурзин тагын бер ат – ахалтекинский токымлы бии һәм сикерә торган Пегас кушаматлы ат алып биргән. Пегаска 1 яшь кенә әле, шуңа аны әлегә тренировкаларга йөртмиләр. Киләчәктә 5 татар аты кайтуын да түземсезлек белән көтәләр биредә. Аларны атларны күпләп үрчетүче Лениногорск районыннан кайтарачаклар. Район башлыгы Рамил Муллин тырышлыгы белән атларны ярышларга йөртү өчен ике ат сыешлы прицеп та алганнар. 
Узган уку елы башыннан спорткомплекста тренер да эшли башлаган. Ул – Ижау шәһәреннән килгән Ринат Гыйлметдинов. Ринат әфәнде 38 ел ат спорты белән шөгыльләнә, ат спорты буенча спорт мастеры титулына ия. Бүген ул егет-кызларны ат спорты серләренә төшендерә. 
– Ат спорты мәктәбенә йөрүче балалардан бик канәгать. Егетләр юк, безнең мәктәпкә кызлар гына йөри. Алар атта йөрергә, каршылыклар аша сикерергә өйрәнәләр. Кызлар белән киләчәктә ярышларда катнашырга планлаштырабыз. Әлегә спорт аты берәү генә, берничә булса – яхшырак булыр иде, – ди ул. 
Ф. Вәлиев билгеләп үткәнчә, ат спорты белән шөгыльләнү 12 яше тулган балаларга рөхсәт ителә икән. Узган уку елы дәвамында ат спорты комплексына 14 бала йөргән. Өлкәннәр һәм кунакка кайтучылар арасында да атта йөрергә теләк белдерүчеләр бар. Балаларның берничәсе бүген дә спорткомплекста шөгыльләнүләрен дәвам итә. 
– Бәләкәйдән үк атларга бик кызыга һәм “эх, шунда утырып йөрергә иде” дип карап кала идем, – ди Метрәй кызы Әнисә Хисамова. – Ат спорты түгәрәге эшли башлаганын ишетү белән бирегә килдем һәм бик яратып йөрим. Тренерыбызга рәхмәт, ул беркайчан да ачуланмый, ашыктырмый, безне атта йөрергә, дөрес утырырга өйрәтә. Атларны төрле күнегүләр эшләргә өйрәтү алымнарын күрсәтә. 
Мөслим кызлары Динә Хәбибуллина белән Азалия Вәлиева да (Ф. Вәлиевның оныгы), атлардан курыкмыйча, чын спортчылар кебек йөриләр. 
– Без кечкенәдән үк атларны яратып үстек, шуңа бирегә бик теләп килдек. Спорт атларында йөрергә, төрле күнегүләр ясарга өйрәндек. Киләчәктә, ярышларда катнашып, җиңүләребез белән райондашларыбызны шатландырырбыз, дип уйлыйбыз, – диләр кызлар. 
Ат спорты түгәрәгенә йөрүче балаларга махсус киемнәр дә алганнар. Киемнәрне үзләре сатып алучы ата-аналар да бар. Ф.Шәймурзин кул астында эшләүчеләрнең балаларына өч комплект киемнәр алып биргән. “Әти-әниләргә һәм киң күңелле райондашыбызга рәхмәт”, – ди Ф. Вәлиев. Печән һәм солы белән даими тәэмин итүче “Август-Мөслим” агрофирмасына да рәхмәтләрен җиткерде ул. Комплекста хезмәт куючы Николай Ишинбаев та – “ат җене” кагылганнарның берсе. Атларны ашату, юындыру, чистарту, тренировкаларга алып чыгу – барысы да аның җаваплылыгында. “Николай булганда күңел тыныч. Бик җаваплы, тырыш һәм тынгысыз хезмәткәр ул безнең”, – ди Фазаел абый аның хакында. 
Тагын бер елдан “Аргамак” ат спорты комплексы, тулысынча яңарып, ишекләрен ачар. Ямьле Ык буе атларның тояк тавышларыннан яңгырап торыр. 

Фәридә 
Гайнетдинова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев