Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу: халыктан бүген үк активлык таләп ителә

Язгы ташуның актив чоры ел саен апрель башына туры килә. Тик белгечләр халыктан бүген үк су басу куркынычы булган зоналарда әзерлек эшләрен күрергә чакыра. Синоптиклар фаразы буенча басулардан да су күпләп төшәр дип фаразлана. Шуның өчен ашлык складларын саклап калу хәстәрен дә нәкъ бүгеннән үк кайгырту зарур. Татарстан Гражданнар оборонасы...

Язгы ташуның актив чоры ел саен апрель башына туры килә. Тик белгечләр халыктан бүген үк су басу куркынычы булган зоналарда әзерлек эшләрен күрергә чакыра. Синоптиклар фаразы буенча басулардан да су күпләп төшәр дип фаразлана. Шуның өчен ашлык складларын саклап калу хәстәрен дә нәкъ бүгеннән үк кайгырту зарур. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге хезмәткәрләре юлчылар белән берлектә юл кырыендагы торба авызларын ачу эшләрен дә алып бара. Нәкъ менә хәзер балыкчыларны да кисәтү урынлы булыр дибез. Чөнки балык белән чирләүчеләр үз гомерләрен куркыныч астына куеп булса да балык тотудан тыелырга уйламый. Ләкин шулай да һәвәскәр балыкчылар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтибез дигән фикердә. Балыкчылар да дөрес кайгырта. Язгы ташу чорында балалар иминлеге дә беренче урында булырга тиеш. 20 марттан укучыларның язгы каникуллары башланды. Өченче чирек тәмамланып тугыз көнгә үз иркенә калучы балаларга әти-әниләр иминлек, саклык кагыйдәләрен төгәл үтәү, елга буйларына төшәргә бик куркыныч икәнен бүгеннән үк кисәтә башласыннар иде. Язгы ташу көтелмәгән нәрсә түгел. Җирнең ни дәрәҗәдә туңган булуы да, көзге туфракның дымлылыгы да, кар запасының күләме дә зур роль уйный. Белгечләр елгалардагы бозны апрель аеның беренче декадасында кузгалыр дип көтә. Проблемалар булыр дигән шик тумаса да, әзерлек тулы куәтенә алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев