Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы кыр эшләренә әзерлектә кем өлгер?

Узган атнада районда авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инженер-техник бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Илнур Гарипов җитәкчелегендәге комиссия эшләде.

Елдагыча белгечләр агрофирмаларның һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының машина-трактор паркын, кыр эшләрендә катнашачак техниканың әзерлеген карады. Башка еллардан аермалы буларак агрофирмалар ресурс саклауга корылган егәрле техникалар сатып алган. Узган ел техник коралланыш буенча "Намус" агрофирмасы үрнәк күрсәткән иде. Быел "Туган як", "Август-Мөслим" агрофирмалары, "Исламов" КФХ техника паркын энергоресурс саклауга корлыган куәтле тракторлар һәм чәчү комплекслары белән тулыландырды. "Намус" һәм "Август-Мөслим" агрофирмаларында тракторлар, икешәр сменада эшләрлек итеп, механизаторлар белән комплектлаштырылган. "Туган як"та һәм "Исламов" крестьян-фермер хуҗалыгында кыр эшләре озынайтылган сменада башкарылачак.

- Техник карау вакыты җитеп тә бу чара үткәрелмәгән тракторлар бармак белән генә санарлык. Кыр эшләре башланганчы аларга техник карау үткәрелеп, допусклар биреләчәк, - ди ТР Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Мөслим районы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альберт Сәлахов.

Комиссия членнары орлык хуҗалыгын, минераль ашламалар белән тәэмин ителешенә дә бәя бирделәр. Иң күп балл җыйган "Туган як" һәм "Намус" агрофирмаларына беренче урын бирелде. Икенче урында - "Исламов", өченчедә - "Әюпов" крестьян-фермер хуҗалыгы. Комиссия членнары "кече фермер хуҗалыкларының да мөһим кампаниягә җитди әзерләнүен билгеләп үтте. Тулаем районның язгы кыр эшләренә әзерлеге югары бәяләнде.

Без тикшергән өч район арасында Мөслим мөһим кампаниягә яхшы әзерләнүе белән аерылып тора. Районга лаеклы беренче урын бирелде. Хуҗалыклар яңа техникалар сатып ала. Искеләрен төзекләндерүгә дә игътибар бирелә, - диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инженер-техник бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Илнур Гарипов

Комиссия членнары иң күп балл җыйган "Туган як" һәм "Намус" агрофирмаларына беренче урынны бирде. Икенче урында - "Исламов", өченчедә - "Әюпов" крестьян-фермер хуҗалыгы. Белгечләр "Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыгында, кече фермерлардан "Биккинин", "А. Хафизова" хуҗалыкларыкларында да кыр эшләренә җитди әзерлек белән килүләрен билгеләп үттеләр. Техникаларагрегатлаштырып, әзерлек сызыгына куелган.

2018 ел уңышы астына кертү өчен районга 8200 тонна минераль ашлама кайтты. Бу - тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә бер гектарга уртача 60,1 килограмм кыр сые туры килә дигән сүз. Әлеге күрсәткечне 75 килограммга җиткерү планлаштырыла. "Намус" агрофирмасында тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә бер гектарга уртача - 210 килограмм, "Август-Мөслим"дә 110 килограмм минераль ашлама тупланды. Ашлама кайтару дәвам итә.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев