“Язгы каникуллар-2018” профилактик операциясе узды
18-26 март көннәрендә "Язгы каникуллар-2018" профилактик операциясе узды. "Балалар катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан үткәрелгән әлеге чара барышында җәүлегә юл бирмәгән 5 шоферга, балаларны махсус креслодан башка машинада йөртүче 7 райондашыбызга административ беркетмәләр төзелде. Тиешсез урында юл кисеп чыккан, тротуардан йөрмәгән балалар һәм яшьүсмерләрнең үзләренә дә 16 махсус карточкатутырылды. Профилактик операциягә әзерлек өйзеннән барлык мәктәпләрдә дә ДАИ хезмәткәрләре ата-аналар җыелышларында һәм балалар өчен тәрбия сәгатьләрендә чыгышлар ясады", - дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев