Язгы чәчүгә - яңа техникаларда
"Туган як" агрофирмасы кырларында бу язда өр-яңа авыл хуҗалыгы техникалары һәм тагылма кораллар да эшләячәк. Шушы көннәрдә генә "К-744Р4" тракторы һәм аның базасында эшләячәк алым киңлеге 9 метр булган "Компактор" агрегаты сатып алдылар. "К-744Р4" тракторын агрофирманың тәҗрибәле механизаторы Евгений Үтәбаевка ышанып тапшырдылар. Озакламый агрофирмага "МС-8" маркалы кукуруз һәм көнбагыш чәчкече,...
"Туган як" агрофирмасы кырларында бу язда өр-яңа авыл хуҗалыгы техникалары һәм тагылма кораллар да эшләячәк. Шушы көннәрдә генә "К-744Р4" тракторы һәм аның базасында эшләячәк алым киңлеге 9 метр булган "Компактор" агрегаты сатып алдылар. "К-744Р4" тракторын агрофирманың тәҗрибәле механизаторы Евгений Үтәбаевка ышанып тапшырдылар. Озакламый агрофирмага "МС-8" маркалы кукуруз һәм көнбагыш чәчкече, алым киңлеге 24 әр метр булган өч тырма агрегаты да кайтачак. Туганяклылар техниканы файдалы шартларда - 60х40 программасы нигезендә сатып ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев