Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яз һәм хезмәт бәйрәме 

Россиядә ул бүген Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Май – бәйрәмнәргә һәм ялларга бай ай. Алар арасында 1 май бәйрәме аерым урын алып тора. Россиядә ул бүген Яз һәм Хезмәт бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Район башлыгы Рамил Муллин райондашларыбызны бәйрәм белән тәбрикләде. Анда мондый юллар бар: “1 Май – илебез халкының бердәмлеген, татулыгын чагылдыручы күңелле һәм якты бәйрәм. Хезмәт һәммәбезне берләштерә, бер максатка тупланып, киләчәккә карап эшләргә өйрәтә. Районыбыз игенчеләре бәйрәмне елның-елында басуда – хезмәт фронтында каршылый, яңа уңышка нигез сала. Җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын. Ил-көннәребезгә иминлек, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет телим!” 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев