Мәктәпләрдә «ярамый торган тәртип» билгесе ата-аналар белән консилиум җыюга сәбәп булачак
Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгы хатында әйтелә
Бу уку елында 2-8 нче сыйныф укучыларының тәртибен бәяләү системасын сыныйлар. Анда катнашу өчен Россиянең һәр субъектында кимендә ун гомуми белем бирү оешмасы сайланган.
Документ нигезендә, чирек (триместр) өчен «ярамый торган тәртип» билгесе укучының ата-анасын (законлы вәкилләрен) җәлеп итеп, психологик-педагогик консилиум эшен оештыру өчен нигез булып тора.
«Ярамый торган тәртип» билгесен куюның һәр очрагы турында тәрбия эшләре буенча директор урынбасарына хәбәр ителә. Сыйныф җитәкчесе өч көн эчендә баланың әти-әнисе белән әңгәмә үткәрә. Мондый билге алган укучыга карата индивидуаль профилактика эше планы төзелә.
Нет комментариев