Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Яшь белгечләр

3-7 ноябрьдә Казанда – “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) челтәр чемпионаты, 25-30 ноябрьдә чемпионатның региональ туры узды. Анда Мөслим политехника техникумы укучылары да катнашты һәм җиңү белән әйләнеп кайтты. 

– Чемпионатта техникум укучыларының беренче мәртәбә генә катнашуы түгел. III курс студенты Ләйлә Нәсыйфуллина челтәр чемпионатында өченче урынга лаек булды һәм региональ турда беренче бишлеккә керде. Укучым бәйгедә “Осетия пирогларын пешерү” компетенциясе буенча көч сынашты. Барлыгы 15 данә пирог пешереп күрсәтте, – ди Ләйләнең остазы, техникумның производствога өйрәтү мастеры Лилия Закирова. 
Чемпионат барышында башкаланың халыкара сервис көллиятендә республиканың 16 район командасы көч алышты. Шунда ук юниорлар арасында да бәйге оештырылды. Мөслим урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Фәрит Шәяхмәтов эретеп ябыштыру технологиясе буенча ярышның челтәр чемпионатында – икенче, региональ чемпионатында өченче урынга лаек булды. 
– Фәрит – бик өметле егет. Үзлегеннән дә күп укый, күп шөгыльләнә. Техникумда оештырылган түгрәккә йөреп тә белгәннәрен ныгыта, өлкәннәрдән тәҗрибә ала, киңәшләшеп эшләве белән алдыра. Чемпионатта да сынатмады ул. Җитәкчесе Илдар Фәттахов та Фәритнең кулында ут уйнатуына соклана. Мәктәпне тәмамлагач, укуын бездә дәвам итәр, тагын да зуррак уңышларга ирешер дигән өметебез бар. Бөгелмә төзелеш техникумында чемпионатның “Агачтан реставрация” туры да узды. Анда Югары Табын авылы егете, техникумның беренче курс студенты Максим Заикин призлы урыннар яулады, – ди Мөслим политехника техникумы җитәкчесе Илнар Миргалимов. 
“Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) региональ чемпионатында техникумның IV курс студенты Олег Васильев “Икмәк пешерү” компетенциясендә катнашты. Олег региональ чемпионатның беренче бишлегенә керде. Җитәкчесе – техникумның производствога өйрәтү мастеры Зилия Садыйкова. Олег пешекче һөнәренә кечкенәдән гашыйк. Әнисе пешергәнне һәрвакыт күзәтергә яраткан малай. Үсмер чакта сериаллар караганда рестораннарда ир-ат шеф-поварларның тәмле ризык әзерләгәнен күргәч, шушы юлдан китәсен тәгаен белә инде. 
Чемпионат кысаларында “Эретеп ябыштыру технологияләре” компетенциясе буенча бәйге башкаланың политехника техникумында узды. Мөслим политехникумы мастеры Евгений Басоринның укучысы Ринас Гыйзетдинов челтәр һәм региональ чемпионатларда икенче урыннарны яулады. Беренче өчлеккә керүе Ринаска Татарстан җыелма командасына керү мөмкинлеге бирде. Киләсе елның июль аенда ул Кабардино-Балкариягә Россия чемпионатына юл тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев