Суд залыннан. Яратырга аны ярамый!..
Ләйсән белән Данисның бер-берсенә булган хисләре ташый, аларны йөгәнләп тору мөмкин түгел иде кебек. Әмма Ләйсән – ир хатыны! Шуның өстенә өч бала анасы да бит әле!..
Данис аннан җиде яшькә кече! Ләкин гашыйк җаннарны бу гына туктата аламы соң?! Ләйсән эшкә бәйрәмгә барган төсле килә башлады – өс-баш ялт иткән, күз-керфек буялган, иреннәрдә – җиләк исе аңкыган иннек... Тәмле хушбуй исләре таралган бүлмәгә кергәч, Данисның бермәлгә башы әйләнеп киткәндәй тоелды. Ләйсәнгә туры карау башта мәзәк кебек тоелса да, тора-бара бу күзләрдән башка сулый алмас дәрәҗәгә җитте Данис...
– Үз гамәлләре белән тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануын аңлап, Данис Мөбарәкшин Ришат Әскаровның башына һәм күкрәгенә суккан. Хөкем ителүче РФ Җинаятьләр кодексының 318 маддәсенең беренче өлешендә каралган җинаять кылуда үзен гаепле дип тапты һәм РФ Конституциясенең 51 маддәсе нигезендә күрсәтмә бирүдән баш тартты,– дип дәвам итте сүзен дәүләт гаепләүчесе.
Суд залының биек тәрәзәләреннән ургып кергән кояш нурлары Данисның йөрәген көйдергәндәй булды, мең очкыннар белән телгәләде кебек. Кылган гамәленә тамчы да үкенми иде ул. Тик алай дисәң, аны рәшәткә артына да ябып куюлары бар! Аннан Ләйсәнне кем саклар? Кем кадерләп йөртер?! Ләйсән белән бернинди гөнаһ та кылмады ул. Әфләтун мәхәббәте иде алар арасында. Ике арада бернәрсә дә була алмаганын алар икесе дә аңлыйлар, ләбаса! Юк, Ләйсән беркайчан да балаларының язмышы белән уйнамаячак! Ярата ул Данисны, үлеп ярата. Үзе өчен утка да, суга да керергә әзер хезмәттәшенең көчле җилкәсе артында, аның җылы кочагында бәхетле яшәр иде дә бит!.. Тик соң очрашты шул алар! Артык соң!.. Арада булган яшь аермасы да сизелми югыйсә...
– Данис Мөбарәкшин 2021нче елның 3 апрелендә 17 сәгать 25 минутта Мөслим авылындагы кафеларның берсендә тоткарлана. Бу вакытта кафега Ләйсән Әскарованың ире килеп керә һәм тормыш иптәшенә суга, Ләйсәнгә начар сүзләр әйтә. Данис Мөбарәкшин, Ләйсән Әскарованы яклап, Ришат Әскаровка карата көч куллана. Соңгысы исә, хастаханәгә мөрәҗәгать итеп, сәламәтлегенә зыян килүе турында белешмә ала. Район эчке эшләр бүлеге инспекторы ир-егетләрнең икесен дә эчке эшләр бүлегенә алып килә һәм административ беркетмә төзү өчен кабинетка алып керә. Кафега спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә килгән Р. Әскаров участок инспекторы кабинетыннан чыгып китәргә тели һәм башы белән ишеккә бәрелә. Хастаханәдән алынган белешмәдә шушы төр тән җәрәхәтләре күрсәтелгән булуын да исәпкә алыгыз. Д. Мөбарәкшин гаепле түгел! Хөрмәтле хөкемдар, гадел карар кабул итүегезгә ышанам, – дип сүзен тәмамлады дәүләт гаепләүчесе.
...Ул көнне Ләйсән белән Данис, эштә уңышлы төзелгән килешүне котлап, кафега чәй эчәргә кергәннәр иде. Бер үк төрле ризыкны яраткан хезмәттәшләр кинофильмнарның да бер үк жанрдагысына өстенлек бирәләр булып чыкты. Сөйләшеп сүзләре бетмәс төсле иде. Хезмәттәшләре Дания генә Ләйсәннең Данис белән дуслыгын өнәмәде. Алай гына түгел, көнләште, күрә алмады ул кызны! Менә Даниянең ни ире, ни баласы юк. Ә монда Ләйсәнгә ире дә баш ия, сөяркәсе дә мөкиббән киткән. Ләйсән белән дус булып йөргән Даниядә Ришатның телефон номеры бар иде. Ләйсән белән Данисның кафега китүләрен белгәч, ул Даниска: “Үшән булма, хатының кафеда күңел ача! Акылга утырт шуны!” – дигән смс-хәбәр юллады. Тормыш иптәшенең матурлыгыннан гомер буе көнләшкән Ришатка шул җитә калды! Күрсәтелгән адрес буенча очып диярлек барып җитте! Күзләренә ак-кара күренмәгән ирнең тормыш иптәшенең Данис белән генә түгел, ә башка хезмәттәшләре белән дә булуына игътибар итмәде. Ул Ләйсәнгә сукты. Кызларга кул күтәргән ирләрне “чүпрәк”кә санаган Данис Ришатка ничек сукканын абайламый да калды. Ришатка шул гына кирәк! Ул бөгелеп төште дә, “уйнавын” дәвам итте.
– Үтерде!.. Күз алларым караңгыланды. Богау салыгыз кулына. Качмасын!.. – Шушы сүзләрне фәлән мәртәбә кабатлаган ирнең кыланышларына кафедагылар чиркану белән карады.
Полиция хезмәткәре килеп җитте. Унынчы модельле “Жигули”ена утырырга азапланган егетне туктатып, хокук сакчысы Ришаттан машина йөртү документларын сорады. Аягында көчкә басып торган ир исерек килеш машина белән идарә иткәне өчен район эчке эшләр бүлегенә китерелде Хокук сакчысы бүлмәсендә беркетмә төзегән вакытта ишекне ачарга теләп, качарга азапланганда бәрде ул башын. Ләкин Ришатның гаебен таныйсы килми. Үзенекен “сукалый”. “Башына хатынның сөяркәсе сукты” дигән фикергә ышандырырыга тели.
Суд утырышы төгәлләнә дигәндә, залга йөгерә- чаба Дания килеп керде. Кафеның күзәтү камерасыннан алынган язманы Ришат юк итәргә кушса да, болай эшләргә Даниянең намусы кушмады. Ул дустын хаксызга рәнҗетүен дә, башкалар язмышы белән уйнавын да аңлады. Иң мөһиме – үз хатасын аңлады.
– Мондый очракларның булганы юк иде әле. Ләкин дөреслек, гаделлек бар ул! РФ Җинаятьләр кодексының 212 маддәсе 1 бүлеге нигезендә, җинаять вакыйгасы булмау сәбәпле, җинаять эшен һәм җинаять эзәрлекләвен туктатырга. Гаепләнүчене азат итәргә. Эш буенча матди дәлил – видеоязманы җинаять эшендә сакларга...
Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә төшү белән Ләйсәннең ирен читенә елмаю кунды. Даниска булган хисләр ташып, аның өчен борчылуның артта калуын белсә дә, аны кочакларга ярамый! Яратырга аны ярамый...
Исемнәр үзгәртеп бирелде.
Лилия Шәймиева.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев