Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгыннарны булдырмыйк

Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды.

Бүген район хакимиятенең актлар залында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча муниципаль комиссия утырышы булды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов алып барды.

 Җыелышта Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Идиятов чыгыш ясап, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, җирлегебездә соңгы айларда теркәлгән янгыннар, янгын турында хәбәр бирүче автоном җайланмаларның мөһимлеге турында сөйләде.
 Авыл җирлеге башлыкларына, янгыннарны кисәтү максатыннан, үлән чабылмаган мәйданнар белән тиз арада эш алып бару кирәклеге искәртелде. Мәгариф бүлегенә балаларның ялын контрольгә алу, авыр хәлдәге гаиләләргә даими күзәтү ясау турында да сүз булды.

Урманнарда ял итү, учак ягу күп очракта хәвеф-хәтәр белән төгәлләнә. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгәндә, кагыйдәне бозучылар зур күләмдәге штраф түләргә әзер булып торырга тиеш, диде Ирек Салихҗанов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев