Янгынга каршы махсус режим кертелде
Үткәрелгән инструктажда 55 хезмәткәр катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштыру турында "2018 елның 7 нче декабрендә кабул ителгән 1088 нче номерлы Карарын үтәү йөзеннән» Мөслим район узәк шифаханәсенең актлар залында янгынга каршы чираттан тыш инструктаж үткәрелде. Инструктажны үткәрү вакытында Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге өлкән инспекторы, майоры Идиятуллин Р. А., ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспекторы Шәйхетдинов Р. К. катнашты. Өлкән инспектор Идиятуллин Р. А. кеше күп була торган учреждениедә Яңа ел чаралары үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында инструкция бирде, барлык сыйныфларның территориясендә һәм дәвалау учреждениесе биналарында пиротехника әйберләрен саклауны тыю турында искә төшерде. Шулай ук янгын чыгу очраклары турында искә төшерде, кешеләрне эвакуацияләүгә игътибарны юнәлтте. ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспекторы Шәйхетдинов Р. К. чыгышы булды, ул Мөслим районында профилактик эшләрнең торышы белән таныштырды. Чыгышында Яңа ел бәйрәмнәре вакытында объектның сак-үткәрү режимын көчәйтү кирәклегенә аерым игътибар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев