Яңача яшәргә өйрәндек. Римма Афзалова
Коронавирус коллективыбызга, бер йодрык булып тупланып, авыруга да, авырлыкларга да каршы торырга өйрәтте кебек. Аллага шөкер! Сынатмадык, дип уйлыйм.
Римма Афзалова, “Мөслим- информ” җитәкчесе:
– Коронавирус таралды дип, мәгълүмат чаралары эшен туктата алмый. Киресенчә, бу очракта мәгълүмат чараларына ихтыяҗ, сорау күбрәк. Райондашларыбызны үзизоляциядә булырга чакырып, үзебез дистанция саклап эшләргә мәҗбүр булдык. Әмма, пандемиягә бәйле массакүләм чаралар туктатылу сәбәпле, эштән вакытында кайтырга өйрәндек. Журналистларыбыз ял көннәрендә ял итә башлады. Тик медаль ике яклы диләрме әле? Массакүләм чараларның туктатылуы башны күбрәк эшләтергә этәргеч бирде. Материаллар өчен тема эзләп “баш миен штурмлау”лар тагын да ешрак була башлады. Коронавирус коллективыбызга, бер йодрык булып тупланып, авыруга да, авырлыкларга да каршы торырга өйрәтте кебек. Аллага шөкер! Сынатмадык, дип уйлыйм.
Нет комментариев