Яңача яшәргә өйрәндек. Илгиз хәзрәт Сөнгатулла
Катлаулы шартларда авыруларны дәвалау белән шөгыльләнгән табибларга, шәфкать туташларына мөхтәсибәт исеменнән рәхмәтләребезне ирештерәбез. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлыклары, фидакарьлекләре өчен әҗер савапларын бирсен. Барчабыз да сәламәт булыйк!
И л г и з хә з р ә т Сөнгатулла, Мөслим районы имам-мөхтәсибе:
– 2020 ел үзенчәлекле һәм гыйбрәтле булды. Аллаһу Сөбханә вә Тәгалә кешелек дөньясына рәхмәт һәм бәрәкәте белән бергә авырлыгын да җибәрде – бәндәләрне авыру белән сынады. Бу кешеләрне уйланырга, тормышларына, кылган гамәлләренә нәтиҗәләр ясарга этәрде. Моны безгә Раббыбыз тарафыннан бирелгән хикмәте, тәрбиясе дип кабул итәргә кирәк.
Мәчетләргә килгәндә, пандемия вакытында Татарстан Җөмһүрияте Диния нәзарәтеннән барлык мәчетләргә дә җәмәгать намазларын укудан, дәресләр үткәрүдән тыелырга дигән әмер килде. Ураза гаетләре дә мәчетләрдә үткәрелмәде. Мәчетләрнең ябылуы бигрәк тә авылларда төрле авырлыклар һәм мәшәкатьләргә китерде, шуңа карамастан Аллаһ үз ярдәменнән ташламады. Әлхәмдүлилләһ, Корбан гаетенә Аллаһ йортлары үз ишекләрен ачты. Дин кардәшләребез саклану чаралары күргән хәлдә гамәл- гыйбадәтләрен кылдылар.
Яңа уку елында, ягъни октябрь аенда Коръән һәм ислам нигезләренә өйрәнү буенча дәресләрне башлап җибәрдек. Авырудан саклану максатында санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп. Җомга намазлары да җәмәгать белән мәчетләребездә укыла. Тән температурасы күтәрелгән, авырып торган кардәшләребезгә мәчетләргә килүдән тыелырга киңәш итәбез.
Катлаулы шартларда авыруларны дәвалау белән шөгыльләнгән табибларга, шәфкать туташларына мөхтәсибәт исеменнән рәхмәтләребезне ирештерәбез. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлыклары, фидакарьлекләре өчен әҗер савапларын бирсен. Барчабыз да сәламәт булыйк! Авыру сәбәпле бакыйлыкка күчкән дин кардәшләребезгә фирдәвес җәннәтләре насыйп итсен, якыннарына күркәм сабырлыклар бирсен. Аллаһ Коръәндә әйтә: “И иман китерүчеләр! Сабыр итегез, сабырлыкта ярышыгыз...” (Әл Гыймран, 200 аять).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев