Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Яңа елдан – яңа салым

Һәрбер кеше нинди дә булса керем ала икән, ул аннан салым түләргә тиеш, диләр салым инспекциясе хезмәткәрләре. Шулайдыр, килешәм.

Узып баручы елның 27 ноябрендә РФ Президенты В. Путин “Үзшөгыльле гражданнар өчен салым турында”гы яңа канун имзалады. Яңа салым режимы 2019 нчы елның 1 гыйнварыннан пилот проекты рәвешендә дүрт төбәктә – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе һәм Татарстанда кертеләчәк. Яңа салымны тәҗрибә рәвешендә ун елга гамәлгә кертү күздә тотыла.

Һәрбер кеше нинди дә булса керем ала икән, ул аннан салым түләргә тиеш, диләр салым инспекциясе хезмәткәрләре. Шулайдыр, килешәм. Әмма ул нинди юл белән керем ала бит әле. Менә монысы инде сорау тудыра. Дәүләт хезмәтендә яисә бюджет тармагында эшләп, ил казнасыннан аңа ай саен хезмәт хакы түләнә икән, әлеге граждан, өстәмә эш алып барган очракта, түләсен салымын. Чөнки ул, бердән, эш белән тәэмин ителгән, икенчедән, шул казнадан хезмәт хакы да ала. Ә менә үзенә шөгыль табып, шул эше белән гаиләсен туендыручы кешегә салым салуны никтер күңел кабул итми.

Әлегә (әйе, нәкъ менә әлегә) бу канун авыл җирендә 3-5 сыер асраучыларга яисә ике кәҗә һәм күпләп сарык тотучыларга кагылмый. Бу чикләүләр үзләре нәрсәдер үстереп яки җитештереп сатучыларга да янамый. Әлеге законны кабул итүчеләр фикеренчә, эш бирүчесе, ялланган эшчеләре булмаган, товар яки хезмәтне арадашчылардан башка җитештерүче яки тәкъдим итүче һәм елына 2 миллион 400 мең сумнан да күбрәк керем алмаучылар үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр булып санала. Канун нигезендә халык белән эшләүчеләргә – 4, шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар белән эшләүчеләргә – 6 процент күләмендә салым ставкасы билгеләмәкчеләр.

Ә үзмәшгуль буларак теркәлү өчен салым органына барып торасы да юк икән, канунны уйлап табучылар бик җиңел юл тәкъдим итәләр: кесә телефонындагы кушымта аша паспорт күчермәсен һәм тиешле мәгълүматны җибәрү дә җитә. Кушымта ярдәмендә кертемнәрне теркәп барырга да мөмкин булачак. Салым түләүчеләргә җиңелрәк булсын өчен, кесә телефонына ай саен түләргә кирәкле сумма турындагы мәгълүмат та килеп торачак икән. Әмма, кем генә ирекле көннән мондый адым ясар икән? Сүз дә юк, андый гражданнарны китертү, теркәлү юлларын да билгеләрләр.

Әлеге яңалык турында сүз таралу белән бер авылдашым:

– Элекке дәвердә авыл халкыннан итен, йонын, йомыркасын җыйган кебек, өй саен йөреп, салым җыя башлаячаклар икән, алайса. Акчалата бирергә авыл халкының барыбер мөмкинлеге булмаячак, барыбер шул тауарлата яки башкача түләүгә калыр ул, – дигән иде.

Бу хакта, финанс, казначылык һәм салым органнары хезмәткәрләре белән очрашу утырышында республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов:

– Яңалык әле гамәлгә дә кермәгән, халыкны инде куркыта да башладылар. Иртәме-соңмы әлеге тармакта барыбер тәртип урнаштырырга туры киләчәк. Без һөнәри салым кертү буенча пилот төбәкләр исемлегенә кердек. Әлеге төр салымны төрлечә аңлаталар. Без исә, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр федераль канун кысасында эшләсен өчен, барысын да төшендереп бирергә тиеш. Үзләрен эш белән тәэмин итүчеләрне кызыксындыра белергә кирәк. Алар тагын да күбрәк акча эшләргә омтылсыннар, – дигән иде.

Бүген нәкъ менә шушы аңлату, төшендерү эшләре җитми бугай. Чөнки авыл халкы да, бүген ниндидер шөгыле булган кеше дә курку хисе белән яши. Әлбәттә, яңалыкны кабул итүе авыр, бигрәк тә ул акча һәм салым мөнәсәбәтләренә килеп кагылса. Әмма бүген инде канун кабул ителгән, үз көченә керергә дә санаулы гына көннәр калып килә. Шуңа күрә дә, аңлату, халык белән кара-каршы сөйләшүләр, бигрәк тә үз шөгыле белән эшләүчеләр белән очрашулар артык булмас, киресенчә, яңалыкның хуплап кабул ителүенә ярдәм итәр, минемчә.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев