Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәрендә 110 мең турист Татарстанда миллиард сумнан артык акча туздырган

Татарстанда яңа ел бәйрәмнәрендә 110 мең турист булып киткән. Әмма республикага бәйрәм көннәрендә килгән кунаклар агымы узган елгыдан билгеле сәбәпләр аркасында кимрәк булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың туризм комитетында. Шулай да Татарстан һәм Казан тотрыклы рәвештә мөмкин булган туристлык топларына эләгә. Республика ел нәтиҗәләре буенча «Милли туристлык...

Татарстанда яңа ел бәйрәмнәрендә 110 мең турист булып киткән. Әмма республикага бәйрәм көннәрендә килгән кунаклар агымы узган елгыдан билгеле сәбәпләр аркасында кимрәк булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың туризм комитетында. Шулай да Татарстан һәм Казан тотрыклы рәвештә мөмкин булган туристлык топларына эләгә. Республика ел нәтиҗәләре буенча «Милли туристлык рейтингының» иң яхшылар унлыгына, ә Татарстан башкаласы яңа ел бәйрәмнәрендә бару өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә кергән. Бу хакта Hospitality Income Consulting компаниясе тикшеренүләре нәтиҗәсе күрсәтә. «Бу көннәрдә Татарстанга туристлар агымы 20 меңгә кимеде. 2016 елның шушы чорында 130 000 турист булган иде. Туристлар агымы кимү сәбәпләренең берсе мәктәп укучылары төркеменә һәм балаларны йөртүгә кагыйдәләр катгыйлану булды һәм ул броньланган турларның кире кагылуына китерде»,- дип сөйләделәр Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында. Искәртеп үтик, балалар үлеме булган берничә зур юл-транспорт һәлакәтеннән соң балаларны йөртү кагыйдәләре катгыйланды һәм бу Татарстанга да тәэсир итте. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Трэвэл-эндвок»туристлык компаниясе директоры Юлия Таланова сөйләвенчә, шул сәбәпле быел мәктәп укучыларыннан 500 бала Кыш-бабай резиденциянә килә алмаган. Туристлар активлыгы кимү сәбәпләренең тагын бер факторы итеп экспертлар яңа ел каникуллары көннәренең кимүен күрсәтә. Экспертлар бәяләмәсе буенча, узган ел бәйрәм көннәрендә туристлар республикада 1,2 млрд сум тирәсе акча туздырган. Быел әлеге сан 1 млрд сум тирәсен тәшкил иткән. Казаннан читтә булган туристлык үзәкләре тыйнак кына булса да, әмма уңай динамика күрсәткән. «Зөя утрау-шәһәрчеге бәйрәм көннәрендә - 34,3 мең, Бөек Болгар 6,2 мең туристны кабул иткән. Чагыштыру өчен, 2016 елда Болгарда яңа ел бәйрәмнәрендә 4,1 кеше булып киткән булган», - дип статистика саннарын китерделәр Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитетында. Башка шәһәрләрдән трафикның кимүен элеккеге туристлык магнитларына, мәсәлән, Казан Кремленә яңа активлык булмау белән аңлаталар. Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова сүзләренчә, яңа ел көннәрендә Кремльгә сәяхәтләр 30 процентлап кимегән. «Хан йорты» һәм «Юркин Парк» соңрак ачылганга күрә һәм ул күбрәк шәһәр кешеләре өчен булган. «Татарстанда туризмны үстерү үзәге» бәяләмәләре буенча, яңа ел бәйрәмнәренәә Татарстанга гадәттә 46 дан 60 яшьтәге кешеләр булган гаиләләр килә. Аларның 50 проценты поездда килүне кулай күрә. Күпчелек өлеше - 72 проценты Татарстанга беренче тапкыр һәм уртача ике-өч көнгә килгән. 73 проценты кабат килергә уйлый. Яңа ел бәйрәмнәренә Казанга килүчеләргә бер кешегә уртача 32 мең сум акча тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X