Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәме тарихы

XV гасырга кадәр Pоссиядә яңа ел 1 мартта башланган (Юли­ан тәкъвиме). Аннан соң ул 1 сентябрьдә билгеләнә.

1700 елда Петр I әмере буенча 1 гыйнвар көнне билгели башлыйлар. Әлеге карар буенча Яңа ел бәйрәменә өйләрне Гостиный дворда куел­ган үрнәк буенча нарат, чыршы ботаклары белән бизәргә кирәк була. Бәйрәм рухы тудыру өчен кешеләрнең бер-берсен котлавы мәҗбүри куела.

Ул чорда Мәскәүдәге Кызыл мәйданда утлы өермә уйнаты­ла, туплардан һәм мылтыклар­дан салют бирелә. Мәскәүлеләр өйләре янында мушкеттан атар­га һәм ракеталар очырырга тиеш булалар.

1917 елгы инкыйлабтан соң Яңа елны һәм Раштуаны бәйрәм итү туктатыла.

1935 елда исә, балалар бәйрәме буларак, кире кайтарыла.

1937 елның гыйнвар башында Мәскәүнең Колонналы залында беренче тапкыр рәсми Чыршы ут­лары кабызыла. Аннан соңгы ел­ларда ил буйлап меңнәрчә чыр­шылар бизәлә.

1947нче елның 23 декабрендә СССР Югары Советы президиу­мы указы белән 1 гыйнвар бәйрәм һәм ял көне дип игълан ителә. Ә ел башындагы рәсми ял көннәре 2005 елдан кертелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев